Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
спорт

Әтнәнең яшь шахматчылары җиңү яулады

17 майда Арча районының Яңа Кенәр авылында ике тапкыр Татарстан Республикасы чемпионы, күренекле шахматчы Г.А. Рәшитова истәлегенә багышланган тиз шахмат буенча төбәк турниры узды.

Бу чара аның спорттагы казанышларына хөрмәт күрсәтү генә түгел, ә бөтен төбәктән килгән яшь шахматчыларның талантын һәм осталыгын күрсәтү мәйданчыгы да булды. 
Спорт мәктәбебездә тәрбияләнүче Раяз Идрисов, Ранил Шиһапов һәм Мәдинә Гыйниятуллинаның уңышлы чыгышларын билгеләп үтү аеруча күңелле.

Балалар бик яхшы уен, җиңүгә омтылыш һәм югары әзерлек дәрәҗәсен күрсәттеләр.

Аларның мондый масштабтагы турнирда катнашуы-бу инде зур җиңү. 

Спорт мәктәбе һәм барлык җанатарлар исеменнән Раяз, Ранил һәм Мәдинәне уңышлы чыгышлары белән чын күңелдән котлыйбыз!

Аларга киләчәктә дә шахмат карьераларында уңышлар, яңа җиңүләр һәм яңа үрләр яулауларын телибез!

Бу турнир алар өчен яңа казанышларга этәргеч булсын һәм шахмат дөньясында яңа казанышларга илһам бирсен.

Афәрин, котлыйбыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев