Байлар Сабасы бистәсендә лыжероллерлар буенча ачык район ярышлары узды
спорт

Байлар Сабасы бистәсендә лыжероллерлар буенча ачык район ярышлары узды

Котлыйбыз!

Байлар Сабасы шәһәр тибындагы бистәсендә «Аргамак» картодромында Әтиләр көненә багышланган лыжероллерлар буенча ачык район ярышлары узды.

Ярышларда Саба, Кукмара, Теләче, Балтач, Арча, Әтнә районнарыннан һәм В. Поляны шәһәреннән 82 спортчы катнашты.

Ярышларны ачу һәм җиңүчеләрне һәм призерларны бүләкләү тантанасын ТР Саба муниципаль районының яшьләр һәм спорт эшләре буенча бүлек начальнигы Гатиятуллин Азат Хурмат улы һәм ярышларның баш хөкемдары Рифат Хисамов үткәрде.

Бу ярышларда Әтнәдән физкультура укытучысы Руслан Исмәгыйлов да катнашты. Ул 30-39 яшьлек ир-атлар арасында 3нче урынны яулады. Без Руслан Әхәт улын бу якты казанышы белән чын күңелдән котлыйбыз!  


Нет комментариев