Бәрәскәләр булдыра
22 февраль көнне Тубән Бәрәскәдә дә Ватанны саклаучылар һәм махсус хәрби операциядә катнашучыларга багышланган «Ленин исемендәге нәселле терлек заводы» кубогына хоккей ярышы булып узды.
Турнирда башта мәктәп яшендәгеләрдән 2 команда көч сынашты, аннан сон зурлар арасында үзара тигез бүленгән 3 команда көч сынашты.
Бәйрәмне хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин ачып җибәрде. Ул һәр командада үзенең акчалата бүләген тапшырды.
Килгән кунакларны, җанатарларны плов, чәй, коймак белән сыйладылар.
«Бәйрәмне төп оештыручылар - хуҗалык җитәкчесе Илгиз Хәйруллин, хоккей тренеры Илнар Биктимеров, физкультура укытучысы Нәкыйп Мәгъсүмов һәм барлык авыл яшьләре», – дип хәбәр итте Раил Зарипов.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев