Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Бу атнада – плей­офф

Әтнә хоккей лигасы уеннары ахырына якынлашты.

Айдан артык дәвам иткән Әтнә хоккей лигасы уеннары да ахырына якынлашты. Бу атнада җиңүче, дөресрәге финалга узган командалар арасында плей­офф уеннары уза. Ярымфиналга һәм дә финалга кайсы командалар узасы шимбә көнне үтәсе уеннардан соң, билгеле булачак.

Ә командалар арасындагы уеннарга килгәндә шимбә көнне Шашы­Күәм 2:1; Бәрәскә­Мәңгәр 4:1; якшәмбе көнне Күәм­Әтнә 4:0; ШашыБәрәскә 5:3 исәбе белән тәмамланды.

Бүгенге көндә ӘХЛ уеннарының нәтиҗәләре түбәндәгечә:

Күәм – 14 балл;

Шашы – 14 балл;

Бәрәскә – 7 балл;

Мәңгәр – 3 балл;

Әтнә – 2 балл.

Күәм командасы җиңелүләрсез уеннарын дәвам итә, дип язган идек, күзләр тиде ахыры. Шимбә көнне булган уеннарда Күәм командасы Шашыга 1:2 исәбе белән җиңелде. Шулай да бүгенге көндә дә күәмләр таблицаның иң югары баскычында. Шунысын да әйтергә кирәк Шашы командасы да көчлеләрдән санала. Күәм белән Шашы командасы бер­берсенә җитди көндәшләр. Шуңа да плей­офф уеннары бик мавыктыргыч булыр дип көтелә.

Бу атнада шимбә көнне Олы Әтнә бозында Әтнә белән Мәңгәр командасы уйный. Җиңелгән команда төшеп калачак. Якшәмбе көнне иртәдән кичкә кадәр плей­офф уеннары уза. Беренче уеннар Күәм һәм Бәрәскә бозында уза. Финал һәм ярымфинал уеннары Олы Әтнә бозында уйнала.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев