Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
спорт

Чаңгычыларга күзләр дә иярми

Әфганганчы якташыбыз, Олы Мәңгәрдән Илдар Сафиуллин исемендә укучылар арасында чаңгы ярышы булды.

Әфганганчы якташыбыз, Олы Мәңгәрдән Илдар Сафиуллин исемендә укучылар арасында чаңгы ярышы булды. "Ул бик яхшы укыды, шулай да әтигә, "Миңа кирәге булмас ахры укуның", дия иде", - дип искә алды, нибары 20 ел яшәп калган абыйсын Илфар Сафиуллин. Сортзалда Россия һәм Татарстан гимнарын уйнап, Олы Мәңгәр мәктәбе оештырган мәдәни чарадан соң, мәгариф бүлеге мөдире Рафис Фатыйхов бәйгегә старт бирде. Билгеләнгән дистанцияләрне узганнан соң, призлы урын алучылар билгеләнде. Кызлар 1 км, егетләр 2 кмга ярыштылар.

Егетләр арасында:

1 урын - Ислам Мөхәмәдҗанов, Олы Әтнә мәктәбе.

2 урын - Ислам Ялалетдинов, Олы Әтнә мәктәбе.

3 урын - Дәниф Хәмитов, Күлле Киме мәктәбе.

Кызлар арасында:

1 урын - Зөһрә Раупова, Олы Әтнә мәктәбе.

2 урын - Әлфия Сәфиуллина, Олы Әтнә мәктәбе.

3 урын - Әлфия Гәрәева, Яңа Шашы мәктәбе.

Командалар урынын барлык дүрт чаңгычының вакытын бергә кушып билгеләделәр.

1 урын - Олы Әтнә мәктәбе, 2 урын - Күңгәр мәктәбе, 3 урын - Мәңгәр мәктәбе, 4 урын Күлле Киме мәктәбе яулады.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Галерея

Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев