Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
спорт

Каенсар урманында Спорт мәктәбенең уку елына йомгак ясауга багышланган традицион йомгаклау чарасы узды

Сезгә әлеге бәйрәмнән фоторепортаж.

2025 елның 12 августында Каенсар урманында Спорт мәктәбенең уку елына  йомгак ясауга багышланган традицион йомгаклау чарасы узды. «Ел нәтиҗәләре 2025 " спорт бәйрәме спортчыларны, тренерларны, ата-аналарны һәм мәртәбәле кунакларны үзенә җыйды. 
Тантананы Әтнә муниципаль районы башкарма комитеты җитәкчесе Рөстәм Шаһит улы Хисамиев ачып җибәрде. Сәламләү чыгышында ул район спортчыларының республика дәрәҗәсендәге уңышларын билгеләп үтте, сәламәт һәм көчле буын формалаштыруда спортның мөһимлеген ассызыклады. Рөстәм Шаһитович спортның төрле төрләрендә нәтиҗәләр күрсәткән спортчыларга бүләкләр тапшырды, шулай ук аларның тренерларына армый-талмый хезмәт иткәннәре һәм үз эшләрендә намуслы хезмәтләре өчен рәхмәт хатлары тапшырды.
Рәсми өлештән соң кунакларны күңел ачу программасы көтте. Артистлар әзерләгән концерт программасы тамашачыларны якты номерлары белән сөендерде. Концерт белән параллель рәвештә укучыларыбыз шахмат Федерациясеннән кайткан халыкара спорт мастеры Ильдар Равил улы Низамов белән шахмат буенча мастер-класс уздылар.
Бәйрәм чарасы бер-бер артлы укучылар өчен әзерләнгән уеннар белән бәйләнеп барылды. Теләге булган укучылар физкультура-спорт комплексы ГТО нормаларын тапшырып карап үзләренең физик сыйфатларын тикшереп карадылар. 
Ачык һавада пешерелгән хуш исле пылау бәйрәм көнен бик матур төгәлләде. Әлеге чара барлык чакырылган кунаклар, районыбызның физик культура укытучылары, балалар өчен күңелле ял итү чарасы булды, ул спортчыларыбызга яңа спорт сезонына бик күп уңай эмоцияләр һәм күтәренке кәеф бүләк итте.

 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев