Әтнәдә чираттагы Кала Тау уеннары
Бүген Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге оештырган Кала тау уеннары узды.
Бу уеннар Республика көне уңаеннан үткәрелде. Районның Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге оештырган бу чарада теләп катнашучылар бик күп булды. Ул үз эченә хәрби-патриотик әзерлекне алды - монда чаптылар да, аттылар да, вакытка автоматны сүтеп-җыйдылар, хәтта, шартлы рәвештә суда батучыны коткардылар.
Десертка - аркан тартыштылар. Әлбәттә, бездәге һәр чара тәмле коймаклы чәй һәм пылаудан башка узмый…
Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Айрат Каюмов фатихасы белән старт алган чара бик озак вакытларга истә калырлык югары дәрәҗәдә үтте.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев