Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

КЭС-Баскет чемпионаты узды

Район мәктәп командалары арасында КЭС-Баскет чемпионаты үткәрелде.

Уеннарда егетләр һәм кызлар командалары көч сынашты. Зона ярышларыннан соң, Олы Әтнә урта мәктәбендә егетләр һәм кызлар командалары арасында КЭС-Басккет чемпионатының район туры үтте.

Кызлар командалары арасында беренче урында Күңгәр урта мәктәбе коллективы. Икенче һәм өченче урыннарны Олы Әтнә урта мәктәбе белән Бәрәзә төп мәктәпләре бүлеште.

Егетләр арасында КЭСБаскет уеннары башта зоналарда: Күлле Киме, Олы Әтнә, Күшәр мәктәпләрендә үтте. Финалга узган командалар Олы Әтнә урта мәктәбендә көч сынашты. КЭС-Баскет уенының җиңүчесе – Олы Әтнә урта мәктәбе командасы. Икенче урында – Комыргуҗа, өченче урын Күшәр мәктәбе командасында.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев