Көрәш ярышы нәтиҗәләре
спорт

Көрәш ярышы нәтиҗәләре

10 нчы декабрь көнне Мари республикасының Йошкар-Ола шәһәрендә Мари Республикасы кубогына көрәш буенча ярышлар үтте.

Спорт мәктәбе укучылары үзләренең авырлык категорияләрендә Газимова Рүфинә – 1 нче  урын (30кг), Газимов Рәнис – 1 нче урын (40кг), Юсупов Филүс – 3 нче урын  (45кг), Гайфуллин Альфред – 1 нче урын (65кг) яуладылар.   Тренерлары Шәрәфиев Радик Ирек улы. Җиңүчеләребезне котлыйбыз һәм  алга таба да уңышлар гына  теләп калабыз!


Нет комментариев