Күәм авылында «Татарстанда җәй» проекты кысаларында велоузыш уздырыла
Барлык теләүчеләрне велоузышка һәм спорт уеннарына чакыралар.
Күәм авылы мәдәният йорты каршында зур спорт чарасы – велоузыш оештырыла.
Әлеге бәйге «Татарстанда җәй» республика проекты кысаларында узачак. Чарада өлкәннәр дә, яшьләр дә актив катнаша ала. Моннан тыш, велоузыш барышында катнашучылар өчен төрле кызыклы спорт уеннары да планлаштырылган.
Мәдәният хезмәткәре Рәйсә Галиева хәбәр итүенчә, бу чара авыл халкын берләштерү, сәламәт яшәү рәвешен пропагандалау максатыннан уздырыла.
Күәм мәдәният йорты мондый актив чараларны даими оештырып, «Татарстанда җәй» проектына да үз өлешен кертә.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев