Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
спорт

Күәмнәр беренче бара

Әтнә хоккей лигасы уеннары югары ноктага җитте.

Узган атнада Олы Әтнә һәм Күәм авыллары боз мәйданчыкларында ӘХЛ уеннары була, дип хәбәр иткән идек. Урысчалатып әйткәндә, көтелмәгән форс-мажор да килеп чыгарга мөмкин шул. Олы Әтнәдә узасы уеннар Бәрәскә бозына күчерелде. Сәбәбе, көндез мәктәп уку­чы­лары арасында узган ярыш­лар нәтиҗәсендә, бозның сыйфаты начарлана. Һәм уеннарны Бәрәскәдә уз­­дырырга дигән карарга киләләр. Шунысын да әйтәсе килә, бәрәскәләр дә сагынган ӘХЛны. Уеннарны караучыларның иң күбе Бәрәскә дә булды.

Әтнә хоккей лигасы уеннарына килгәндә, командалар балл туплауларын дәвам итәләр. Уеннар да кызыклырак, көчлерәк була бара.

Шимбә көнне уеннар Мәңгәр-Шашы 2:7; БәрәскәӘтнә 5:1; якшәмбе көнне Шашы-Әтнә 4:2; Мәңгәр-Күәм 1:14 исәбе белән тәмамланды.

Бүгенге көндә ӘХЛ уеннарының нәтиҗәләре түбәндәгечә:

Күәм – 12 балл;

Шашы – 10 балл;

Бәрәскә – 5 балл;

Мәңгәр – 3 балл

Әтнә – 2 балл;

Күәм командасы җиңелү­ләрсез уеннарын дәвам итә. Бүгенге көндә күәмләр таб­лицаның иң югары баскычында.

Бу атнада Мәңгәр-Бәрәскә (Бәрәскә бозында), ШашыКүәм (Олы Әтнәдә), Әтнә-Күәм (Олы Әтнәдә), Бәрәскә-Шашы (Бәрәскә бозынды) командалары очрашалар. Әтнә хоккей лигасының соңгы уеннары калып килә.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев