Минзәлә шәһәрендә 2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды
Әтнә районы спорт мәктәп командасы дүрт көн дәвамында бердәм тырышып, җиңүгә омтылып мактаулы 2 урынны алып кайттылар.
9-12 октябрь көннәрендә Минзәлә шәһәрендә 2011-2012 елгы яшүсмерләр арасында волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге булып узды.
Минзәләдәге ярышларга республиканың иң көчле Кайбыч, Саба, Алексеевск, Минзәлә командалары җыелды, аларның һәрберсе җиңүгә омтылды. Әтнә районының яшь волейболчылары, җитди көндәшлеккә карамастан ышанычлы уен күрсәттеләр.
Татарстан Республикасы беренчелегендә икенче урын-команданың һәр уенчысының шәхси казанышы гына түгел, ә бөтен спорт мәктәбе һәм тулаем район өчен горурлык.
Бу җиңү-спортчыларның гына түгел, аларның тренеры Мәгъсүмов Нәкыйп Алтаф улының да тырыш хезмәте нәтиҗәсе. Аның профессиональлеге, һәр уенчыга аерым игътибар күрсәтүе теләсә нинди кыенлыкларны җиңеп чыга алырлык бердәм коллектив булдырырга ярдәм итте. Аның тырышлыгы белән Әтнә районы командасы югары нәтиҗәләр күрсәтә һәм волейбол буенча Татарстан Республикасы Беренчелеге тарихында якты эз калдыра алды.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев