Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
спорт

«Өлкәннәр көне» декадасы уңаеннан «Ашыт» мәдәният-спорт комплексында шахмат ярышы узды

Килгән кунакларны чәй өстәле белән каршы алып сыйладылар.

Бу ярыш өлкәннәр өчен генә түгел, ә яшьләр өчен дә зур дәрес булды. Дөреслектә, бәйгегә килүчеләр шахматның акылны үстерүдәге ролен аңладылар, өлкән буынның тәҗрибәсенә хөрмәт белән карарга өйрәнделәр, дияргә нигез бар. Киләчәктә дә шахмат ярышлары үткәрү традициягә әверелер дип ышанабыз. Бу хакта «Әтнә таңы» газетасында укый аласыз.

Ә ярыш нәтиҗәләре буенча урыннар түбәндәгечә булды.

Беренче урынны хатын-кызлар арасыннан Закирова Әлфия яулады, икенче урынны Тухбиева Айсылу, өченче урынны Камалетдинова Алсу алды.

Беренче урынны ир-атлар арасыннан Шакиров Раил яулады, икенче урынга Галиев Искәндәр чыкты, ә өченче урынны Фәйзрахманов Наил абый алды.

Җиңүчеләрне ветераннар советы җитәкчесе Хәмит Галимҗанов котлады һәм аларга дипломнар, истәлекле бүләкләр тапшырды.

Өлкәннәр көне декадасы кысаларында үткәрелгән әлеге чара өлкән буын вәкилләрен бергә җыйды, аралашу мөмкинлеге бирде. Мондый ярышлар өлкәннәрнең актив тормыш рәвешен сакларга, сәламәтлекләрен ныгытырга, рухларын күтәрергә ярдәм итә. Алар яшь буын өчен үрнәк булып торалар. «Ашыт» мәдәният һәм спорт комплексы хезмәткәрләренә әлеге чараны оештыруда күрсәткән ярдәмнәре өчен зур рәхмәт белдерелә. Киләчәктә дә мондый кызыклы һәм файдалы чараларны оештыру дәвам итәр дип ышанабыз.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев