Олы Мәңгәр авылында чаңгы ярышы буенча спорт мәктәбе беренчелеге узды
Бүген, 13 февраль көнне Олы Мәңгәр авылында 2010 елда туган һәм аннан яшьрәк укучылар арасында Әфганстанда хәрби бурычын үтәгәндә һәлак булган Сафиуллин Илдар Хәйдәр улы истәлегенә багышланган чаңгы ярышы буенча спорт мәктәбе беренчелеге булып узды.
Ярышларда катнашучыларны Әтнә муниципаль районының мәгариф бүлеге җитәкчесе Рафис Рәфкать улы Фатыйхов, Олы Мәңгәр төп гомуми белем бирү мәктәбе директоры Зарипова -Иманкулова Гөлчирә Рөстәм кызы, Олы Мәңгәр авыл җирлеге башлыгы Филатова Фәридә Фаяз кызы сәламләделәр.
Әфганчылар советы рәисе Кәбиров Ленар Наил улы мондый ярышларның мөһимлеген билгеләп үтте һәм рәхмәт сүзләрен җиткерде. Спорт мәктәбе директоры Ринас Мансур улы "Мондый чаралар физик сәләтләрне үстереп кенә калмыйча, үсеп килүче буында патриотлык хисе, Ватан тарихына һәм геройларына хөрмәт тәрбияли", - дип билгеләп үтте. Аннары ул ярыш кагыйдәләрен аңлатты һәм катнашучыларга уңышлар теләде.
Кызлар арасында ярыш йомгаклары буенча 1 урынны Газимова Руфинә («Күлле Киме төп гомуми белем бирү мәктәбе») алды, 2 урынны - Галләмова Резеда («Күңгәр урта гомуми белем бирү мәктәбе»), 3 урынны Арслонова Нигора («Олы Мәңгәр төп гомуми белем бирү мәктәбе») алды. Егетләр арасында 1 урынны Габдуллаҗанов Марат («Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе») алды, 2 урынны — Фатыйхов Райнур («Бәрәскә урта гомуми белем бирү мәктәбе»), 3 урынны Фазлыев Нияз («Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбе») алды.
Барлык җиңүчеләрне һәм катнашучыларны котлыйбыз!
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев