Россия спорт министры Михаил Дегтярев ВФСК ГТО алтын билгесе белән бүләкләү турында боерыкка кул куйды
Бүгенге көндә Россия Федерациясе территориясендә 2663 ГТО сынау үзәге эшләп килә
2024 елның IV кварталында 1,8 миллионнан артык кеше комплексның аерымлык билгеләренә туры килә торган югары нәтиҗәләр күрсәткән: 407 116 кеше алтын билгегә, 750 602 көмеш аерымлык билгесенә, 731 243 кеше бронза билгесенә.
Бүгенге көндә Россия Федерациясе территориясендә 2663 ГТО сынау үзәге эшләп килә. ГТО комплексы хәрәкәте яңадан торгызылганнан соң 6 яшьтән 70 яшькә кадәрге һәм аннан өлкәнрәк 25 миллионнан артык россияле кушылган. 15,5 миллионнан артык кеше сынау үзәкләрендә нормативларны үтәүгә иреште. Аерымлык билгесенә ГТО сынауларын 12,2 млн кеше узган. Россия Спорт министрлыгының IV квартал нәтиҗәләре буенча алтын билгесе белән бүләкләү турында 6нг нчы боерыгы Россия спорт министрлыгының рәсми интернет-порталында урнаштырылган.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев