“Ул чемпионнар тәрбияләде” - Рәдиф Сәфәров истәлегенә көрәш бәйгесе узды
«Ашыт» мәдәни-спорт үзәгендә 2008-2009, 2010-2011, 2012 елда туган һәм аннан яшьрәк егетләр арасында көрәш буенча бәйге үтте.
Бәйгене моңлы азан белән ачтылар. Шунысы кызык, азан сүзләрен яшь көрәшчеләр арасында да кабатлаучылар бар иде. Районның имам-мөхтәсибе Наил хәзрәт дога кылып, яшь көрәшчеләргә, аларның остазларына, оештыручыларга һәм әлбәттә, Рәдиф Сәфәров рухына изге теләкләрен җиткерде.
Турнирга Арча, Әтнә, Балтач, Биектау, Зеленодольск, Лаеш, Питрэч районнарыннан, Чистай, Казан шәһәрләреннән, шулай ук Марий Эл Республикасыннан һәм Башкортостаннан көрәшчеләр килгән иде. Бу үзе үк бәйгенең зурлыгын, дәрәҗәсен күрсәтүче мөһим фактор. Ә көрәш залы балалар, тренерлар тавышыннан яңгырап торды.
Сабантуйлар батыры
Рәдиф Сәфәров 1968 елның 25 октябрендә Күшәр авылында дөньяга килә. Җирле мәктәпне тәмамлагач, Олы Әтнә техникумына укырга керә. Армия хезмәтеннән соң, бу уку йортында физик тәрбия дәресләре алып бара. Сабантуйларда ел саен бил алыша ул, бик еш үз авырлыгында батыр исемен яулый. Ә тора-бара үзе дә көрәшчеләр тәрбияли башлый. Россиякүләм чемпионатка әзерләгән көрәшчеләре өчен бирелгән дипломнары, район һәм республикакүләм җиңүләре әнә шул хакта сөйли. Бу турнирга карарга дип кенә булса да аның дәвамчылары да килгәннәр иде.
Бәйге Әтнә сәнгать мәктәбенең “Тамчылар” вокаль ансамбленең җырлы-биюле сәламе белән башланды. Килгән кунаклар күп иде. Әлбәттә, турнирның иң дәрәҗәле кунагы Россиянең атказанган спорт остасы, Авыл хуҗалыгы фәннәре докторы, Татарстанның атказанган авыл хуҗалыгы хезмәткәре, Татарстанның Көрәш федерациясе башкарма директоры, якташыбыз Марсель Тагиров булды. Аның турында аерым язып тору урынсыздыр да, мөгаен. Әтнә Сабантуеның күп тапкырлар баш батыры булып танылган көрәшче турында белмәүчеләр сирәктер. Әнә шул елларны: “Әтнә Сабантуен Гомәр башлый (Мәрдәнов), Марсель (Тагиров) төгәлли”, дигән канатлы гыйбарә барлыкка килде хәтта...
Ә биредә:
- Зур җиңүләргә юл менә шундый турнирлардан башлана. Ә оештыру Әтнәдә һәрвакытта да яхшы була, дип билгеләде ул.
Район башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов та:
- Чакыруны кабул итеп килгәнегез өчен зур рәхмәт. Матур көрәш күрсәтеп, имгәнмичә, җәрәхәтләрсез уздырырга язсын, диде.
Чынлап торып көрәш белән шөгыльләнү юлын сайлаучылар өчен туган җиргә, туган якка карата патриотик хисләр нәкъ менә көрәш келәмендә туа.
Биредә җиңелүчеләр юк
Ярышның төп инициаторы һәм иганәчесе Рәдиф Сәфәровның укучысы Камил Хаҗиев иде. Ул да күп тапкырлар Сабантуйлар һәм төрле турнирлар батыры.
- Шундый остазым булу белән горурланам. Ул үзеннән соң бик күп оста шәкертләр калдырды, дип билгеләде ул.
Шулай ук җәмәгате Резеда ханым да турнирны оештыручыларга, Рәдифне онытмаулары, зурлаулары өчен ихлас рәхмәт сүзләре җиткерде.
Районның Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ирек Мөхәммәтшин турнирны уздыру үзенчәлекләре һәм шартлары белән таныштырды:
- Бирегә килгәнсез икән, арагызда җиңелүчеләр юк. Барыгызга да уңышлар телим, диде ул.
Монда тагын бер мөһим өлкәне язмыйча калырга ярамас. Үзебезнең Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге белгечләре, спорт мәктәбе тренерлары, хәтта медицина персоналы бәйгенең тиешле югарылыкта узуы өчен нык тырыштылар.
3 төбәктән 13 команда
Бәйгенең үзенә килсәк, биредә Россиянең 3 төбәгеннән, Татарстанның 2 шәһәреннән һәм 7 районыннан килгән 13 команда көрәшчеләре бил алышты. Мари Эль һәм Яшел Үзәннән икешәр команда иде хәтта. Казан һәм Чистайдан, хәтта Башкортостаннан да килгәннәр.
Тренерлары Айгиз Саатдинов 5 яшүсмер көрәшче алып килгән:
- Мин үзем дә көрәшәм: дөнья чемпионы булдым. Әтнәгә чакыргач, теләп килдек. Юлга кичә үк чыктык, монда килеп йокладык. Теләк бер генә – балалар имгәнмичә, матур көрәш күрсәтсеннәр иде. Бары көчлеләр җиңсен! – диде.
Оештыручы – Яшьләр эше, спорт һәм туризм бүлеге җитәкчесе Ирек Мөхәмәтшин:
- Быел гына өченче тапкыр зур турнир уздырабыз. Көрәшкә бик күп районнардан, чит төбәкләрдән килүләре бик куанычлы. Составы буенча Татарстан беренчелеген хәтерләтә бу ярыш. Турнир үзе Рәдиф Сәфәров истәлегенә 6нчы елын уздырыла. Ел саен аңа ниндидер яңалык, үзенчәлек кертергә тырышабыз. Әйтик, быелгы бәйгедә төп химаячебез Ками Хаҗиев бүләкләреннән тыш, авырлыкка карап 13 чемпион арасында оттырусыз лотерея үткәрергә булдык. Анысында тәкә дә, велосипед та, самокат та була, дип ачыклап узды.
Монысы батырлар өчен өстәмә стимул дияргә кирәк. Анысына да ярдәм итүчеләр күп булган.
Җиңүчеләр исемлеге
... Турнирга әйләнеп кайтыйк. 2012 елгылар һәм яшьрәкләр арасындагы бәйгеләр белән башланды ул. Беренче чемпион исемен башкорт кардәш яулады. Гомумән, кечерәкләр арасындагы призлылар исемлегендә Башкортостан көрәшчеләре шактый иде. Югарырак авырлыкка күчә барган саен, татарстанлыларның өстенлеге ачык сизелде. Ахыр чиктә урыннар түбәндәгечә булды.
2012 елгылар һәм яшьрәкләр арасында.
25 кг. 1. Глеб Иванов, Башкортостан. 2. Самир Сабирҗанов, Марий Эл. 3. Имран Зәйнетдинов, Башкортостан. 3. Самат Нургалиев, Биектау.
32 кг. 1. Сәлим Шакиров, Әтнә. 2. Тимур Низамов, Яшел Үзән. 3. Раяз Хисамов, Чистай. 3. Искәндәр С өләйманов, Башкортостан.
40 кг. 1. Самир Ахунов, Арча. 2. Әмирхан Ишморатов, Әтнә. 3. Ислам Зәйнетдинов, Башкортостан. 3. Адель Хәйриев, Арча.
50 кг. 1. Рүзәл Галимуллин, Балтач. 2. Шамил Миннахмәтов, Әтнә. 3. Әмир Әһлиуллин, Арча. 3. Арсений Афанасьев, Марий Эл.
65 кг. 1. Эльмир Шәрәфиев, Лаеш. 2. Филүс Йосыпов, Әтнә. 3. Билал Галимуллин, Балтач. 3. Әмир Галеев, Биектау.
2010-2011 елгылар.
45 кг. 1.Руслан Әхмәтҗанов, Арча. 2. Риназ Хәкимов, Әтнә. 3. Раяз Миңуллин, Арча. 4. Нәфис Хәйриев, Арча.
50 кг. 1. Ильяр Мөхәмәтшин, Әтнә. 2. Абдуллах Наимов, Әтнә. 3. Динар Мохтәров, Лаеш. 3. Әмирхан Фәйзрахманов, Арча.
60 кг. 1.Алексей Малов, Лаеш. 2. Ранис Газимов, Әтнә. 3. Расүл Набиуллин, Лаеш. 3. Айзат Сафин, Марий Эл.
65 кг. 1. Ильяс Искәндәров, Әтнә. 2. Эмиль Нурьязанов, Арча. 3.Данил Набиуллин, Биектау. 3. Альмир Әхмәдуллин, Әтнә.
100 кг. Тимур Ибраһимов, Әтнә. 2. Самир Мингалиев, Лаеш. 3. Камил Хәсәнов, Әтнә. 3. Иван Бочкарев, Чистай.
2008-2009 елгылар.
65 кг. 1. Әнгам Мөхетдинов, Арча. 2. Булат Хаҗиев, Әтнә. 3. Никита Порфильев, Биектау. 3. Ислам Рәхимов, Биектау.
85 кг. 1. Инзил Ильясов, Яшел Үзән. 2. Альфред Гайфуллин, Әтнә. 3. Йосыф Вәлиев, Әтнә. 3. Ислам Искәндәров, Арча.
100 кг. Илсаф Йосыпов, Арча. 2. Әмир Хәсәнов, Лаеш. 3. Рүзәл Камалиев, Әтнә. 3. Илһам Миңатуллин, Яшел Үзән.
Ярыш нәтиҗәләре буенча һәр авырлык категориясендә җиңүчеләр һәм призерлар билгеләнде. Призлы урыннар яулаган көрәшчеләр медальләр, дипломнар һәм призлар белән бүләкләнделәр.
Көрәшчеләрне уңышлы чыгышлары белән котлыйбыз һәм аларга алга таба да спортта уңышлар, җиңүләр телибез!
Әтнә командасы – кабат беренче!
Моннан тыш, кайбер көрәшчеләрне аерым номинацияләрдә дә билгеләделәр.
Әтнәдән 2018 елны туып-үскән Аяз Хөрмәтуллин “Иң яшь көрәшче” исеменә лаек булды. Биектаудан Александр Иванов “Җиңүгә омтылыш” өчен махсус кубокка ия булды. Арча районыннан Илья Искәндәровны “Иң яхшы техник алым” өчен шулай ук кубок белән бүләкләделәр. Ә Башкортостаннан Данил Шаповалов “Традициягә тугрылык өчен” призына лаек булды. Травмадан соң янә көрәшкә чыгшып, зур уңышка ирешкән Әтнә егете Ильяр Мөхәмәтшин “Ел камбэгы” призы белән бүләкләнде.Биектаудан Ислам Рәхимов та “Җиңүгә омтылыш” призына лаек булды. Ә менә Лаештан Динар Мохтәровны “Җиңүгә таба тырышып барган өчен” бүләкләделәр.
Турнир нәтиҗәләре буенча 1 урынны Әтнә командасы яулады. 2 урынны Арча командасы алды. 3 урында Марий Эл командасы булды. 4 урында – Лаеш командасы.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев