Әтнәле ялган машина йөртү таныклыгы кулланган өчен хөкем ителгән
ТР Әтнә районы суды матбугат хезмәте хәбәр итә.
Әтнә районында яшәүче ялган машина йөртү таныклыгы кулланган өчен хөкем ителгән.
Татарстан Республикасы Әтнә район суды 21 яшьлек Хәйруллинга карата хөкем карары чыгарды.
Ул РФ Җинаять Кодексының 327 маддәсенең 3 өлешендә каралган җинаять кылуда (хокук бирә торган ялган таныклык алу, куллану һәм куллану максатларында саклау) гаепле дип табылды.
Судта 2025 елның июленнән октябренә кадәр чорда хөкем ителүче, транспорт чаралары белән идарә итүгә хокукы булмаган һәм ЮХИДИ имтиханнарын тапшырмаган килеш, «Телеграм» мессенджеры аша ялган машина йөртү таныклыгына заказ биргән. Бәясе 50 000 сум тәшкил иткән. Ялган документ почта аша алынган.
2026 елның 18 февралендә Олы Әтнә авылында 21 сәгать 30 минутта Хәйруллин, ВАЗ-2114 автомобиле белән идарә иткәндә, Дәүләт автоинспекциясе хезмәткәре тарафыннан туктатыла. Документларны тикшергәндә ул инспекторга үз исеменә фотографияле ялган машина йөртү таныклыгын күрсәткән. Документның дөреслеге шик тудырды, ЮХИДИ мәгълүматлары базасы буенча тикшерү барышында таныклык бирү факты расланмады.
Суд карары белән А.Р. Хәйруллинга 3 (өч) айга иреген чикләү рәвешендә җәза билгеләнгән. Аңа түбәндәге чикләүләр билгеләнгән:
· яшәү урынын махсуслаштырылган орган ризалыгыннан башка үзгәртмәскә;
· Татарстан Республикасы Әтнә районыннан читкә чыкмаска;
· теркәлүгә айга бер тапкыр килергә.
Хөкем карары законлы көченә кермәгән һәм Татарстан Республикасы Югары судына шикаять бирелергә мөмкин.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев