Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Суд залыннан

Гадел хөкем карары дөнья күрде

Исерек хәлдә транспорт руле артына утырган райондашларыбызга карата чираттагы хөкем чарасы гамәлгә керде.

Әтнә районы җәмәгать суды тарафыннан, 4 июль көнне, алкоголь эчемлек кулланган хәлдә автомашина йөрткән Л.А.Хәмидуллин эше каралды һәм карар кабул ителде. Карар нигезендә административ кодексның 12.8 маддәсе I өлеше буенча гаепләнгән Л.А.Хәмидуллин 30 мең сум күләмендә штрафка һәм бер ел да 6 айга кадәр автомашина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде. Закон агымдагы елның 15 июлендә гамәлгә керде. Ә 7 июль көнне алкоголь эчемлек кулланган хәлдә автомашина йөрткән А.А.Ваһапов эше каралды һәм карар кабул ителде. 19 июль көнне ул үз көченә керде: административ кодексның 12.8 маддәсе I өлеше буенча 30 мең сум күләмендә штрафка һәм бер ел да 6 айга кадәр автомашина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде.

Әтнә районы җәмәгать суды тарафыннан 11 июль көнне алкоголь эчемлек кулланган хәлдә автомашина руле артына утырган Р.Р.Мәрданов эше дә каралды һәм карар кабул ителде һәм 22 июль көнне гамәлгә керде. Карар буенча адми­нистратив кодексның 12.26 маддәсе, 1 өлеше буенча ул да 30 мең сум күләмендә штрафка һәм бер ел да 6 айга кадәр автомашина йөртү хокукыннан мәхрүм ителде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев