Әтнә яңалыклары

"Әтнә таңы" газетасы - Әтнә районы

16+
Суд залыннан

“Җылы йөгергәч”, батырайган

Р.Ф.Фазылҗанов алкоголь эчемлек кулланган хәлдә “Лада Ларгус” автомашинасы белән идарә итүдә шикләнеп, әле март аенда ук тоткарлана.

Эчкә “җылы йөгергәч”, гадәт­тә, батыраясың, куркынычлар онытыла. Мәкалә герое да шундый халәттә булган, күрәсең. Әмма Әтнә автоинспекторлары районыбызның һәр почмагында очрыйлар. Р.Ф.Фазылҗанов та аларны очрата...
Суд утырышында административ хокук бозу белән бәйле гаебен таный, нык үкенүен белдерә ул. Әмма РФ Хокук бозулар турындагы кодексның 12.8 маддәсе, 1 өлеше буенча гаепле дип табылды һәм аңа 1 ел да 6 айга кадәр транспорт чыганагы белән идарә итү хокукыннан мәхрүм итү белән бергә 45000 сум күләмендә административ штраф билгеләнде.
Район хакимияте каршында эшләп килгән юл иминлеге комиссиясе тарафыннан бирелде

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев