Олы Мәнгәр мәдәният йортында » Хикмәтле туган көн» спектакленең премьерасы булды
Театр сәнгате

Олы Мәнгәр мәдәният йортында » Хикмәтле туган көн» спектакленең премьерасы булды

Спектакльне карарга әсәрнең авторы Рөстәм Галиуллин тормыш иптәше һәм әти -әнисе белән кунакка кайткан.

Рөстәм әфәнденен әнисе — Мәңгәр кызы Нурсия апа, элекке елларда Мәңгәр мәктәбендә татар теле укытучысы булып эшләгән, әтисе- чыгышы белән Наласа авылы егете шул вакытта Мәңгәрдә математика укыткан. Алар шунда танышып гаилә корганнар. Шул уңайдан Мәңгәр авыл китапханәсендә Рөстәм әфәнде, аның гаиләсе һәм аның иҗатын яратучылар белән бик җылы очрашу булды.

Рөстәм Галуиуллин 1987 елгы егет булса да, аның биографиясе шаккатырлык. Аның тормыш юлы кабатланмас. Бүгенге көндә Татар китап нәшриятның генераль директоры булган Рөстәм әфәнде, «Шәһри Казан», «Казан утлары», " Идел" журналларында җитәкче урыннарда эшләгән. Татарстан Республикасының Муса Җәлил исемендәге премиясе лауреаты, «Бәллүр каләм» конкурсы җиңүчесе, «Иделем акчарлагы» яшь язучылар конкурсының Гран-при иясе.

Татарстан Язучылар, Журналистлар берлеге, Халыкара Пен-клуб әгъзасы. Китапханәдә шундый шәхесләр белән аралашу безнең өчен зур горурлык, — дип яза Олы Мәңгәр авылы китапханәсе.


Нет комментариев