Әтнәдә – “Конструктив диалог”
Татарстанда старт бирелгән «Конструктив диалог» проекты Әтнәдә дә узды.
Әлеге проект куркынычсызлык өлкәсендәге компетенцияләрне һәм белемнәрне формалаштыруга һәм үстерүгә, укучыларның һәм студентларның психологик сәламәтлегенә ярдәм итүгә, яшьләр арасында экстремизмны һәм террорчылык идеологиясен профилактикалауга юнәлдерелгән чара.
Габдулла Тукай исемендәге Әтнә авыл хуҗалыгы техникумында ул бик кызыклы һәм мавыктыргыч очрашу буларак узды.
– Кыскача әйтсәк, “Конструктив диалог”, кайвакыт, кешеләр сөйләшергә курка торган темаларны күтәрергә мөмкинлек бирүче җирлек. Беренче чиратта ул темалар экстремистлык, террорчылык, мошенниклык белән бәйле һәм алар радикаллык, криминаль хәрәкәтләр, пантюркизм, неонацизм белән бәйле. Без аларны профилактикалау белән шөгыльләнәбез, – диде чараның спикеры, Татарстанның террорчылыкка каршы комиссиясе аппараты җитәкчесенең яшьләр эше ярдәмчесе Тимур Сабирҗанов.
“Конструктив диалог” республиканың барлык районнарында да уза. Аңлашылганча, конкрет бу очрашуга килсәк, максаты – студент яшьләрнең шушы четерекле темаларны күзаллавын да бәяләү иде бугай. Шул ук вакытта студент яшүсмерләр арасында экстремистлыкны һәм террорчылык идеологиясен профилактикалауга юнәлдерелгән иде. Форматы да кызыклы – ул кейслар буларак үтте.
Кейс – конкрет бер хәлне, проблеманы яки бурычны җентекләп тасвирлау һәм аларны хәл итү ул. Кейста оешма яки кеше очрашкан реаль очрак карала һәм кабул ителгән карарлар һәм аларның нәтиҗәләре анализлана.
Ә бу очракта студентлар бер карашка җиңел дә, әмма тулы җавап таләп итә торган сорауларга җавап бирделәр. Ә соңыннан алга чыгып шул турыда сөйләделәр.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев