Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Терроризмга каршы

Балага тәрбия кирәк

Террорчылык – граждан­нарның тормышына һәм сәламәтлегенә, критик инфраструктура объектларына, табигать мохитенә, мәгълүмати мохиткә, дәү­ләт идарәсе органнарына, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләренә зыян салуда чагылган җәмәгать куркынычсызлыгын бозу максатындагы җинаять ул.

Әлеге фикерне аңлау шактый кыен булса да, нәтиҗәсе гаять куркыныч. Шуңа күрә кешенең балачактан ук террорчылык якьмәсенә эләкмәвен, психик яктан сау-сәламәт булуын тәэмин итү – һәр әти-әнинең бурычы. 
Игътибар иткәнегез бармы, террорчылык юлына басучыларның барысы да диярлек психик тайпылышлы булалар. Моңа, әлбәттә, ниндидер шикле, махсус оештырылган сайтларда утыру зур йогынты ясый. Олы яшьтәге кеше, беренче чиратта, андый сайт белән кызыксынмый, икенчедән, гадәттә, андый йогынтыга бирешми дә. Ә менә бала, интернет челтәрендә күргәннәрен, еш кына, 
берсүзсез кабул итә. Нәкъ шуңа күрә, баланың нинди сайтларда утыруын, кемнәр белән аралашуын һәрдаим 
контрольдә тотарга, алай гына түгел, балага интернет челтәрендә начар сайтлар да булуын һәм аларның үзләренә балаларны җәлеп итәргә тырышуын һәрдаим аңлатырга кирәк. Бала булса да, ул әйткәнне аңлый. Әти-әнисен ихлас яратса, сүзне дә тыңлый. 
Моны бары мәктәп тәрбиясенә генә аударып калдырырга ярамый. 
 Бар иде ул андый заманнар. Ул чорда-
СССР дигән илдә яшәдек. 
Мәктәп тәрбия эшләрен дә алып барды һәм әлбәттә, укучы баланы контрольдә тоту укытучыларга җиңелрәк бирелде. Шул сәбәплеме, әти-әни балага тәрбия бирү өлкәсенә бик үк җитди карамады.Әмма инде ул дәүләт тә юк, хәзер вәзгыять тә башка. Элекке гадәт буенчамы, әти-әниләр арасында һаман 
да балага тәрбияне мәктәп бирергә тиеш дигән фикер яши. 
Югыйсә, аңларга кирәк – бала тиешле тәрбияне бары тик гаиләдә генә ала, дигән фикердә мин.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев