Балаларга игътибарлы булыгыз!
Терроризмга каршы

Балаларга игътибарлы булыгыз!

Бәрәскә урта мәктәбендә Түбән Кама шәһәрендәге вакыйгага багышланган гомуммәктәп ата-аналар җыелышы булып узды.

Аның кысаларында законлы вәкилләрнең игътибары Интернет челтәрендә балаларны контрольдә тотуны көчәйтү, шулай ук аларның үз-үзләрен тотышындагы үзгәрешләргә юнәлтелде. Ата-аналар балалар һәм яшүсмерләрнең киберкуркынычсызлыгы буенча киңәшләр алдылар. Тармакара хезмәттәшлек кысаларында, яшүсмерләрнең деструктив бергәлекләр йогынтысына эләгү ихтималын даими өйрәнү һәм кисәтү чаралары күрү максатыннан, ата-аналарга (законлы вәкилләргә) укучыларның телефон номерларын бирү, социаль челтәрләрдә һәм мессенджерларда аларның профильләренең атамаларын тиешле сайтка тапшыру өчен ризалык язарга тәкъдим ителде. 
Җыелышта ата-аналар гомуми һәм һөнәри белем бирү оешмаларында балигъ булмаганнарның аерым категорияләрен исәпкә алу турындагы нигезләмәдәге үзгәрешләр белән таныштылар.


Нет комментариев