Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Терроризмга каршы

Балаларны кисәтсәгез иде

Районыбызның бер мәктәп укучысына шартлау була дип смс хәбәр килгән.

Баларның язгы каникуллары башланды. Йокыдан торганнан кулларында телефон булачагы бәхәссез. Төрледән-төрле сылтамаларга басып, уен уйнап көннәре уза. Баланың көн озын телефонда утырганын, нинди сайт-сылтамаларга кергәнен әти-әнисе контрольдә тотса иде.

Буген  бер мәктәп укучысына шартлау була дип, смс хәбәр килгән. Шушы көннәрдә булып узган терракттан соң, бала куркып калган һәм "112"гә шалтыраткан. Хәзерге вакытта ялган шалтырату дип ул бала белән полиция хезмәткәрләре эшли.  Истә тотыгыз: ялган хәбәр өчен административ җаваплылык каралган.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев