Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Терроризмга каршы

Бәреп төшерергә ярамый

Соңгы вакытта пилотсыз очкычлар турында күп сөйләнелде.

Шул уңайдан район Эчке эшләр бүлегенең җинаятьчеләр белән эшләү бүлекчәсе җитәкчесе Ирек Бәйрәмов кисәтеп, андый очракта үзеңне ничек тотарга кирәклеген аңлатып үтте.
— Пилотсыз очкычка юлыкканда, кичекмәстән куркыныч зонадан 100 метрдан да ким булмаган арага, якындагы бина яки агачлар артына яшеренергә кирәк. Янәшәдәгеләрне дә куркыныч янавы турында кисәтергә онытмагыз. Шулай ук бердәм «112» номеры аша ашыгыч оператив хезмәтләргә шушы хәл турында хәбәр итәргә кирәк. Пилотсыз очкыч җиргә төшкән очракта, аны тотарга, янына килергә дә, очканда аны төрле әйберләр белән бәреп төшерергә дә, якында гына телефоннан да сөйләшергә һич ярамый, — диде ул.

Күрәчәк булмасын, Аллаһы Тәгалә Һәркайсыбызны хәвеф-хәтәрләрдән сакласын иде.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев