Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Терроризмга каршы

Беренче урында – куркынычсызлык

Район администрациясе каршында эшләп килгән террорчылыкка каршы ко­миссиянең чираттагы утырышы узды.

Куркынычсызлык, куркынычсызлык, тагын бер тапкыр – куркынычсызлык. Бу атнада районда һәм авылларыбызда милли бәйрәмебез Сабантуйлары башланып китә. Шул уңайдан бәйрәмнәрне тыныч һәм куркынычсыз уздыру көнүзәк мәсьәләләрнең берсе булды.
Соңгы елларда бәйрәм оештыру мәсьәләсенә карата таләпләр дә катгыйланды. “Үтәр әле, берни булмас, моңа кадәр үткәрдек әле”, – дип кенә җиңел карарга ярамый, җәмәгать. 
Күптән түгел ге­нә районда бул­ган хәл, ки­ресенчә, һәр эшкә җаваплы карарга кирәклеген раслады. 
Шөкер, Аллаһы Тәгалә хәвеф-хәтәрдән саклап калды үзебезне. Әмма бу очрак кабатланмас, дип әйтеп тә булмый. Утырыш барышында полиция бүлеге җитәкчесе Дамир Гариповның:
– Районыбыз халкы өчен куркынычсызлыкны югары дәрәҗәсен тәэмин итәргә тиешбез. Шул ук вакытта, төп мәсьәләнең берсе – игътибарлылык һәм активлык күрсәтү. Иң мөһиме – күргәннәргә битараф калмау. Безгә игътибарны уяулык күрсәтүгә юнәлтергә кирәк, чөнки халыкның иминлеге иң беренче чиратта, җәмгыятьнең көндәлек тормышта булган тәртип бозуларга ничек җавап бирүенә бәйле, – дигән фикере, һәркайсыбызны уйландырырга тиеш.
Сабантуй бәйрәмнәре вакытында да шикле кешеләргә юлыкканда, куркыныч янавын сизгән очракта тиз арада полиция хезмәткәрләренә хәбәр итәргә кирәк. 
Киңәшмәдә юл куркынычсызлыгы кагыйдәләренә кагылышлы мәсьәләләр дә күтәрелде. Чөнки һәркайсыбыз яхшы аңлый, бәйрәм көннәрендә юлларда да автотранспортлар күп йөриячәк. Шуңа күрә балаларыбызны, шулай ук үзебезне һәлакәтләрдән саклап калу өчен юл йөрү кагыйдәләрен төгәл үтәргә кирәк. “Ашыгулар ялгышуга илтә”, – диләр безнең халыкта. Ашыгулар гомерлек яра булмасын. Сабантуй бәйрәмнәрен исән-имин үткәреп җибәрергә язсын.
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев