Һәр елның сентябре террорчылыкка каршы көрәш ае буларак уза.
Быел да районыбыз мәктәпләрендә террорчылыкка каршы көрәшкә юнәлдерелгән махсус сыйныф сәгатьләре, әңгәмәләр һәм төрле акцияләр узды. Олы Әтнә урта мәктәбендә “Экстремистлыкка – юк!” айлыгы кысаларында IX сыйныф укучылары районның полиция бүлеге җитәкчесе урынбасары Радик Заһидуллин, балигъ булмаган балалар белән эшләүче инспектор Резеда Яруллина белән очрашканнар.
Мондый очрашуларның файдасы шунда – нәкъ шулар аркылы балада тотрыклы психика, яхшыны – яманнан, акны карадан аера белү формалаша. Террорчылыкка каршы көрәш фикере белән ихлас сугарылган яшь буын шундый очрашуларда үз фикерен туплый.
Нет комментариев