Яңа Әтнә мәдәният йортында «Терроризмга каршы» дип исемләнгән мәгълүмат сәгате үтте
Оештырылган чараның максаты – яшьләрдә террорчылыкның куркынычлыгы турында хәбәрдарлыкны арттыру, экстремистик идеяләргә каршы тору сәләтен формалаштыру, шулай ук гражданлык һәм патриотик тәрбия бирү.
Мәгълүмат сәгатендә терроризм һәм экстремизмга каршы көрәшкә актив актив булырга чакырдылар. Информацион сәгатьнең төп максаты – яшьләр арасында террорчылыкка юл куймау, толерантлык һәм бер-берсенә хөрмәт итү мөнәсәбәтләрен формалаштыру. Чарада катнашучылар террорчылыкның зарарлы йогынтысына каршы торуда үзләрен алган белемнәренең һәм күнекмәләренең мөһимлеген аңлап, актив фикер алышуда катнаштылар.
Яңа Әтнә мәдәният йортында узган "Терроризмга каршы" чарасы, районда яшәүче яшьләрнең иминлеге һәм тынычлыгын саклау юнәлешендәге эшнең мөһим бер өлеше булды. Бу юнәлештә эш алга таба да дәвам итәчәк.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев