Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Терроризмга каршы

Курку хисе уянмасын

Ары авылында “Террорчылык, без сиңа каршы” дип аталучы махсус чара уздырдылар.

Башлангычында Ары мәдәният йорты директоры Раилә Кадимова торуын чамалагансыздыр инде. Һәм биредә аны үзенчәлекле итеп, балалар катнашында үткәргәннәр.

Башта балалар үзләре күзаллаганча террорчылык белән бәйле, аңа каршылык күрсәтүне чагылдырган рәсемнәр ясаганнар. Ә араларында бик оста башкарылганнары да бар. Хәер, монысы гаҗәп тә түгел. Төрле темаларга багышланган чараларда мәдәният йорты җитәкчесе балаларның рәсем ясауларын беренче планга куя, хәтта.

Ә моннан соң “Террорчылык, без сиңа каршы” дип аталучы махсус әңгәмә үткәрелгән. Оештыручыларның балалар белән узган әңгәмәсеннән өзек белән укучыларыбызны да таныштырырга телибез.

“Террорчылык. Нинди куркыныч, тетрәндергеч сүз. Ул кешедә курку хисе уята, чөнки сугыш, бәла-каза, гаепсез кешеләрнең үлеме белән бәйле. d

Террорчылыкның кайчан һәм кайда булуын беркем дә алдан әйтә алмый”.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев