«Мин - Россия гражданы: минем сайлавым -закон һәм куркынычсызлык» конкурсы игълан ителде
Әтнә муниципаль районының террорчылыкка каршы комиссиясе «Я - гражданин России: мой выбор - закон и безопасность» дип исемләнгән конкурс игълан итә.
Конкурс берничә оешма белән берлектә үткәрелә.
Татарстан Республикасы Әтнә районы Башкарма комитетының яшьләр, спорт һәм туризм бүлеге-конкурсны финанслый һәм һөнәри белем бирү оешмаларына, яшьләргә конкурсны үткәрү турында мәгълүмат бирә;
«Мәгариф бүлеге» - Мәгариф оешмаларына конкурс уздыру турында мәгълүмат бирә;
«Татмедиа» Республика матбугат һәм массакүләм коммуникацияләр агентлыгы «Әтнә таңы» район газетасы редакциясе йөзендә конкурс эшләрен кабул итә.
"Я - гражданин России: мой выбор - закон и безопасность" конкурсының максаты
• яшьләрдә хокукый культура һәм граждан җаваплылыгы формалаштыру;
• укучылар һәм студентлар арасында хокукый грамоталылык дәрәҗәсен күтәрү;
• яшьләр арасында хокук бозуларны профилактикалау;
* патриотизм һәм актив гражданлык позициясе тәрбияләү.
Конкурсынң нигезләмәсе турында тулырак мәгълүмат:
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев