Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Терроризмга каршы

Террорчылык актлары вакытында нишләргә?

Ташчишмә авылы клубында шул исемдәге чара узды.

Мәктәп укучылары, яшүсмерләр һәм клуб хезмәткәрләре катнашкан әлеге чарада террорчылыкның асылын, аның җәмгыятькә һәм кешелеккә китергән зыянлы йогынтысын тирәнтен аңлауга басым ясалды.

Диспутның төп максаты – гражданлык уяулыгын арттыру, террорчылыкның һәр төрле күренешләренә каршы тору, үз-үзеңне һәм якыннарыңны мондый куркынычтан саклау чаралары турында белем бирү иде.

Чара барышында катнашучылар террорчылык актлары вакытында дөрес хәрәкәт итү, хакимият органнарына ничек мөрәҗәгать итү, шикле әйберләр яки кешеләрне күргәндә нинди саклык чаралары күрергә кирәклеге хакында сораулар бирделәр. Яшүсмерләр, аеруча, социаль челтәрләрдә тарала торган дезинформация һәм пропагандага ничек урын калдырмау, мондый хәлләрдә ничек уйлап эш итү мөһимлеген аңлауларын белдерделәр.

Очрашу ахырында, террорчылыкка каршы бердәм булу, уяулыкны югалтмау, җәмгыятьтә тынычлыкны һәм тотрыклылыкны саклау өчен һәркемнең үз өлешен кертә алуы турында уртак фикергә килделәр. Ташчишмә авылы клубында үткәрелгән мондый әңгәмәләр, һичшиксез, яшь буынны тиешле дәрәҗәдә әзерләүгә, аларның хокукый культурасын үстерүгә һәм хәвеф-хәтәрләргә каршы тора алу сәләтен арттыруга ярдәм итәчәк.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев