Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Терроризмга каршы

Террорчылыкка каршы

Әтнә муниципаль районының Олы Әтнә урта гомуми белем бирү мәктәбендә «Конструктив диалог» проекты кысаларында Татарстан Республикасында Террорчылыкка каршы комиссия аппараты җитәкчесенең яшьләр ярдәмчеләре белән очрашулар узды.

Район мәктәпләре укучылары белән 2 чара, мәктәп директорлары, тәрбия эше буенча директор урынбасарлары, киңәшчеләр, педагоглар, шулай ук спорт секцияләре тренерлары белән 1 чара үткәрелде.
«Конструктив диалог" - ул куркынычсызлык өлкәсендә компетенцияләр һәм белемнәр формалаштыруга һәм үстерүгә, укучыларның һәм студентларның психологик сәламәтлегенә ярдәм итүгә, яшьләр арасында экстремизмны һәм террорчылык идеологиясен профилактикалауга юнәлдерелгән үстерү чаралары.
Проект ТР Яшьләр эшләре министрлыгы һәм ТР Мәгариф министрлыгы белән берлектә ТРда Террорчылыкка каршы комиссия аппараты һәм «Татнефть» хәйрия фонды ярдәмендә ТР Иҗади яшьләр академиясе тарафыннан гамәлгә ашырыла.
Проектта төрле темалар күтәрелде: цифрлы гигиена һәм интернетта куркынычсызлыкны саклау; яшьләрне деструктив бергәлекләргә җәлеп итүне профилактикалау; авыр тормыш хәлендәге кешегә ярдәм итү; вербовщикларның хәйләләрен тану; буллинг белән ничек эш итәргә һәм кемгә ярдәм сорап мөрәҗәгать итәргә.
Иң актив катнашучыларга истәлекле бүләкләр тапшырылды.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Галерея

Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев