Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Терроризмга каршы

Террорчылыкка каршы кискен көрәш!

Район хакимиятенең актлар залында террорчылыкка каршы комиссиянең чираттагы утырышы узды.

Анда райондагы террорчылыкка каршы көрәш комиссиясе рәисе урынбасары – районның башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов, район прокуроры урынбасары, җирле Эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары, авыл хуҗалыгы идарәсе һәм мәгариф бүлеге, күмәк хуҗалык, оешма һәм предприятие, потенциаль куркыныч тудыручы объектлар җитәкчеләре, авыл җирлеге башлыклары, мәктәп директорлары, аларның урынбасарлары, тәрбия эшләре буенча киңәшчеләре катнашты. Айрат Каюмов алып барган утырышта көн тәртибендәге өч мәсьәлә каралды:

1) Тикшерү нәтиҗәләре буенча ачыкланган кимчелекләр турында;

2) Авыл җирлекләрендә террорчылыкка каршы көрәш алып бару халәте турында;

3) АТК күрсәтмәләре һәм карарлары, шул исәптән башкарылганнарның сыйфаты һәм тулылыгы, контроль нәтиҗәләре буенча кабул ителгән тәкъдимнәр турында.

Аның кысаларында мәгариф бүлеге мөдире Рафис Фатыхов, район прокуроры урынбасары Тимур Садыков, җирле Эчке эшләр бүлеге начальнигы урынбасары Вадим Демидов чыгыш ясадылар.

Безнең районда, чынлыкта бөтен илебездә экстремистлык һәм террорчылык идеологиясенә каршы тору чаралары комплексын гамәлгә ашыру кысаларында халык белән, бигрәк тә яшьләр белән профилактик эш алып баруга аерым игътибар бирелә. Утырышта да бу проблеманың аерым көн тәртибе буларак каралуы юкка түгел.

Сер түгел, бүгенге мәгълүмати киңлек сугыш кырына әйләнде, анда халыкара террорчылык структуралары безнең гражданнарны җинаятьчел эшчәнлеккә җәлеп итәргә тырыша. Яшьләр катламы бу очракта бигрәк тә яклауга мохтаҗ. Шуны истә тотарга кирәк: вәзгыятьне тотрыксызландыру омтылышы, диверсияләр яки терактлар кылу үзе артыннан котылгысыз һәм максималь кырыс җәзага китерә.

Соңгы көн тәртибе буенча АТК рәисе урынбасары һәм секретаре Лилия Фәтхуллина үз фикерләрен җиткерделәр.

Әлбәттә, биредә яшь буыннан да, әйтик, мәктәп укучыларыннан аеруча игътибарлылык таләп ителә. Теләсә-нинди сайтларга, сылтамаларга керү көтелмәгән нәтиҗәләргә китерергә мөмкин. Шулай ук теләсә-нинди «ярдәм күрсәтүләр» – әйтик, акча түләгәнгә кемгәдер ниндидер мәгълүматлар тапшыру, бүләкләгәнгә ниндидер йөкләмәләр үтәү яки булышлык күрсәтү – террорчылыкта катнашу буларак квалификацияләнә. Сак булыгыз, аң булыгыз!

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев