Терроризмга каршы
Бәрәзә мәдәният йортында «Дөнья - терроризмга каршы» - дигән темага әңгәмә үтте.
Сүз терроризм һәм экстремизмның асылы, аның китергән афәтләре турында барды.
Шулай ук үзеннең һәм башкаларның иминлеген саклау өчен ниләр эшләргә кирәклеге әйтелде.
Дәүләт тарафыннан халык иминлеге өчен нинди чаралар күрелүе дә аңлатылды.
Без барыбыз да уяулыкны югалтмаска, җаваплылыкны киметмәскә тиешбез. Террорчылык белән көрәшү генә түгел, алдан кисәтә белергә кирәк.
Илебезнең күге тыныч булсын, бәла- казалар урап үтсен.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев