Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
Тимер үзәклеләр

90 яшендә дә юмор хисен югалтмаган

Шушы көннәрдә районыбызның тагын бер ир затына 90 яшь тулды.

Узган атнада Шамил бабайга 90 яшь тулган иде, бу юлы үзенең олуг юбилеен Ташчишмә авылында гомер итүче Әхтәм бабай Хөснетдинов билгеләп үтте.
Артыгына кызыкмый, булганына шөкер итеп яши һәм эшли Әхтәм бабай. Гомер буе колхозда төрле эшләрдә хезмәт куя. Күп еллар ат җигә. “Иртән торып чыгып китә торган иде дә, сәгать 9га авылга Олы Әтнәдән яки Күңгәрдән ипи алып кайта иде”, – дип искә алды әтисенең хезмәт юлын улы Айдар. Сүзгә Әхтәм абыйның килене Алсу кушылды:
– Әти барына шөкер итеп яшәде. Артык малга кызыкмады. Эшне җайлаштырып эшләргә тырышты. Ул бер режим белән генә яшәде. Әле менә бер генә елдыр урамга чыгып йөри алмавына. Аңа кадәр иртәнге сәгать 4тә йокыдан тора, физарядка дип ишегалдына чыгып бөтен җирне ялт иттереп себереп чыга торган иде. Аннары эшләгән чорда колхоз эшенә чыгып китә иде. Кичке сәгать 7дә йокларга ята, – диде. Сүзен дәвам итеп:
–  Элегрәк әти үзенең чордашлары белән авылдагы чишмәне дә карап торалар иде. Кызганыч, безнең чишмәгә төшәргә дә вакыт калмый хәзер, – диде.
Әхтәм бабай хатыны Сәвия белән өч малай тәрбияләп үстергәннәр. Кызганыч, тормыш ип­тәше вафатына да 10 ел булган инде. 10 ел узса да, 50 елдан артык тигез гомер кичергән хатынын әле дә сагынып искә ала. 
Бүгенге көндә улы Айдар белән килене Алсу тәрбиясендә гомер кичерә. 
– Әти белән әни тигез, матур гомер кичерделәр. Әти корырак булды. Әйтәсе сүзен юмор белән җиткерә торган иде. Сүзен усал итеп турыдан бәреп әйтмәде, ниндидер килешмәгән гамәлебез булса, юмор хисе белән җиткерде, – дип хатирәләре белән уртаклашты улы Айдар.
Әхтәм бабай элек-электән үзен күрсәтергә яратмаган. Ишле гаиләдә үсә. Тиң ярын да үз авылыннан таба. Балаларына да төпле тәрбия бирергә тырыша. 
Килене Алсуның төп йортка килен булып төшүенә 27 ел булган. Ул да шушы авыл кызы. Алсу белән Айдар туган нигезнең җылысын саклаучылар. Өч кыз тәрбияләп үстергәннәр. Инде оныклары да бар. Әби-бабай да булганнар. Ике кызлары медик­лар, төпчекләре әле мәктәптә, дүртенче сыйныфта укый.  
Бүгенге көндә Алсу белән Айдар әтиләре Әхтәм бабайны да, үзләреннән ерак түгел генә яшәгән туганнарын да тәрбиялиләр.   
 

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа

Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев