Фоадия әби тормышның ачысын-төчесен күрсә дә, гел яхшыга омтылып яши – һәм бүгенгесеннән чиксез канәгать
Тимерүзәклеләр Чишмәле Сап авылында гомер итүче өлкән яшьтәге һәм бик мөлаем әби белән очрашып кайттык.
Әнә шул әби-бабайлар белән сөйләшкәч, күңел күтәрелә, киләчәккә өмет уяна. Фоадия Зариф кызы Вилданова 1930 елны туып-үсә.
Шушы ук Чишмәле Сап авылында туып-үсә һәм бүген дә шушы ук нигездә яши. Башта ук искә алып узыйк — бүгенге көндә 2 баласы: бер улы һәм бер кызы бар. Кызганычка каршы, кызы Фәния авырый. Ана аның өчен бик борчыла. Ә Наил исемле улы, без килгәндә, урамда, тракторы янында кайнаша иде. Өйдә безне ачык йөз белән Фоадия әби үзе һәм килене Илсия каршы алдылар.
Бүгенге көндә инде улы һәм киленең дә 2 баласы бар. Шөкер, Фоадия әбинең инде 2 оныгы һәм 4 оныкчыгы да үсеп килә. Кыскасы, ачык йөзле һәм гел елмаеп кына торучы әби белән әңгәмә кору куанычлы булды. Тормыш юлына күз салыйк. Әнисе Гайниҗамал белән әтисе Зариф кочагында 6 бала үсәләр. Әтисе һәм әнисе турында иркенләбрәк искә алырбыз, әлегә бертуганнары турында язып үтик.
Өч апайсы һәм ике абыйсы янында төпчеге була ул. 1910 елгы Гөлҗамал, 1916 елгы Миңзифа, 1928 елгы Равилә һәм 1912 елгы Әхмәтгариф, 1914 елгы Әхмәтшәриф тә аңа җил-яңгыр тидертмиләр. Әйтсәм әйтим инде, төпчек бала булуның өстенлекләрен үзе төпчек булып үсүче генә аңлыйдыр ул... Бу очракта үземне күз алдында тотам. Әтисе олы яшьтә булу сәбәпле, Бөек Ватан сугышына алынмый, әмма вак-төяк эшләрне бик яхшы башкара. Әнисе дә яшь булмый, шул сәбәпле аңа да авыр эшләр башкарырга туры килми.
— Берара өйдә әти-әни белән өчәү генә калдык, — ди ул. Монысы Бөек Ватан сугышы чорына кагыла. Бу вакытта инде апалары да кайсы кая китеп урнашалар, ә ике абыйсы сугышка китә. Кызганычка каршы, шунда китеп һәлак та булалар алар.
Әти-әнисе шушы нигездә яшәп вафат булалар һәм авылда ук җирләнәләр. Монысы тормыш шартларын бераз күзаллар өчен бер эпилог дияргә кирәк. Мәкаләбезне кечкенә Фоадия тормышын сурәтләү белән башлау дөресрәк булыр. Бөек Ватан сугышы алды елларында ук эшли башлый ул. Хәер, ул чорны бөтен яшьтәшләре дә «эш арбасына җигелә». Россия хөкүмәте шуңа күрә 1932 елдан өлкәннәрнең барысын да тыл хезмәткәре дип игълан итте, күрәсең. Фоадия әби мәктәптә укыган елларын яхшы хәтерли, чөнки начар укымый.
Шул ук вакытта җәен һәм язын-көзен, барлык яшьтәшләре сыман ук, күмәк хуҗалыкта көч куя. Әнә бит: «Күбесенчә яшелчә утый идек. Борчак утарга чыгуыбыз да хәтердә», — дип искә ала.
IV сыйныфны тәмамлаганчы үз авылларында — Чишмәле Сапта белем ала, ә аннан соңгы V-VII сыйныфларны Чембулат мәктәбендә укый. — Әтинең аннан соң да укытасы килде үзе. Бәлки укырга да кирәк булгандыр. 8 сыйныфка башка иптәшләрем бармагач, мин дә бармаска уйладым, — ди. Инде язган идем, әнисе олы яшьтә булгач, колхоз эшенә йөртмиләр.
Чагыштырмача җиңел хезмәт дип, аңа авыл халкына икмәк пешерүне йөклиләр. Ачлыктан интегүдән, өлешчә, әнә шул да коткара гаиләне. Фоадия әби үзе дә елмаеп: — Артык ач булдык димәс идем. Әни җәй көне дә өч тапкыр мичкә ягып, халыкка ипи пешерә иде. Әмма гел ипи пешереп торса да, үзебезгә бер кечкенә кисәк кенә калдыра иде. Моннан тыш, басуда эшләүчеләргә дә ашарга пешереп торды. Берара көн-төн шунда булды. Кечкенә булсам да, шунда калган ботканы ашарга баруым хәтердә, — дип көлдереп тә алды.
Анда йорт сыман бер корылма булган. Әнә шунда йоклап, ашау-эчүне шунда гына оештырып, вакытны әрәм итмичә көн-төн диярлек эшләгәннәр. Әтисе өлкән яшьтә булса да, бик оста балта остасы була. Электән агач эшләрен оста башкара. Ә бер өйрәнгән һөнәр онытылмый инде ул. Сугыш чорында ул һәм тагын бер олы абый колхоз остаханәсендә арба-чана һәм башка кирәк-яракны төзәтәләр, яңарталар. Зуррак төзелешләрне дә аларга кушалар, әйтик, ашлык киптергеч эшләүдә дә катнашалар. — Ул чорда эшләгән кешегә 400 грамм ипи бирә иделәр.
Безгә аннан да тими калмагандыр инде... әни-әти белән бергә яшәдек, алар икесе дә эшләделәр, — дип искә ала.
Тагын бер кызыклы факт: — Сугыш чорында гаиләдән «черек бәрәңге» җыярга бары мин йөрдем. Кар беткәнче үк бәрәңге басуына чыга идек. Әти моның өчен чабатама күтәрмә ясап бирде хәтта. Елга кырыйлары кардан арчылуга ук төрле үләннәр дә җыя башлый идек, — диде. Шунда ук башка апа-абыйларының кайларда булуын да искә алып узды. Олы апасы Бөек Ватан сугышы башланганчы ук Казанга китеп урнаша. Икенче апасы үз тормышын кора, шушы ук колхозда бухгалтериядә эшли.
Өченчесе Үрнәккә укытучылыкка укырга китә. Ул чорны әнә шундый курслар да була. — Әле дә хәтерлим, авылдан аның кебек үк тагын берәү — Мөдәрис исемле егет тә шунда укыды. Хәрби иде ул. Аларның арба белән тартып ашарга, бәрәңге күмәчләре тартып китүләрен әле дә ачык хәтерлим, — ди. Соңыннан ул апасын шул ук Арча районының Апаз авылына балалар укытырга җибәрәләр. Ул шунда тормышка да чыга. Абыйларының Ватанны сакларга китүләрен яздым инде, һәлак булуларын да беләсез.
Олысы сугышка киткәндә колхозда «амбарщик» булып эшли. Ул киткәч, урынына икенче абыйсын билгелиләр. Бераздан ул да туган илне якларга китә. — Киттеләр дә югалдылар. Берничә хәбәрләре булды үзе, — дип көрсенә Фоадия әби. Шунда ук әтисе Зариф белән бәйле, гыйбрәтле истәлек сөйләде.
БЕР ИСТӘЛЕК
Әтисе Зариф элекке Герман сугышында катнаша. Тумышы белән 1881 елгы икән ул. Ул сугышта чакта әсирлеккә эләгә. Ул гына җитмәгән, салкын окопта яту галәмәтедер инде, берара биле нык авырта башлый. Ни хикмәт, аны госпитальгә яткырып дәвалыйлар. Ярты ел чамасы шунда ята ул. Шөкер, яхшы дәвалыйлар. Ә моннан соң аны бер байга хезмәтче итеп билгелиләр. «Ә хуҗа бик яхшы кеше иде. Мине үзләренә ашарга пешерүче итеп билгеләде», — дип искә ала Зариф абый.
Ә әтисе яшьтән үк ашарга пешерү эшләрен яхшы белә. Әнисе авырып китсә, аңа шулпага кадәр пешереп ашата торган була. Шунысы да бар, ул бай гаиләсе Зариф абыйны да бер өстәл артына утырта торган булалар. Менә шундый гаять кешелекле немец гаиләсендә хезмәт итә ул. Таяк ике башлы дигәндәй, Зариф абыйның, гомумән, безнең татарның гаять эшлекле, гадел булуы турында яхшы хәбәрдар булалар, күрәсең. Кыскасы, хезмәтче булудан бигрәк, бай улы сыманрак яши ул анда.
Шунысы кызык: — Әйдә, монда гына кал. Ишегалдына бик матур итеп йорт салып бирәбез. Бик яхшы кызга өйләндерәбез дә үзеңне, — дип тә кыстыйлар хуҗалар.
Әмма Зариф абыйны туган җире үз ягына тарта: — Юк, авылда минем сөекле җәмәгатем һәм 3 балам бар, — дип җавап бирә. Моннан соң бай аңа кайтып җитәрлек акча биреп, бик җылы мөнәсәбәт белән озатып кала. Шулай итеп 6 ел дәвамында югалып, хәбәрсез торган Зариф абый кабат туган ягына әйләнеп кайта. Ә бу вакытта инде аны үлгәнгә санаган булалар... Фоадия әби бу гыйбрәтле тарих белән генә туктамады. Моның күңелле дәвамы да бар икән. Моннан соң әтисенең авылга кайту тарихын да сөйләп, көлдереп алды.
ЯНӘ БЕР ИСТӘЛЕК
— Әти мең газаплар белән Чембулатка кадәр кайтып җиткән. Аннан да берәү ияреп, Чишмәле Сапка кадәр икесе бергә сөйләшә-сөйләшә кайтканнар. Моннан соң теге иптәше сөенче алырга теләп алдан йөгергән. Авылда уйнаган балаларны күргәч: «Балалар, әтиегез сугыштан кайта», — дип кычкырган. Моны ишеткән балалар: «Әти кайта», — дип шатланып кычкырып, Чембулат юлына таба чыгып йөгергәннәр. Теге Чембулат кешесен дә, очраган әтиләрен дә үтеп киткәннәр. Зариф абый да каушаганмы: «Мин ич инде сезнең әтиегез», — дияргә дә өлгермәгән... Тагын бер тарихны искә алмыйча калып булмый. Заманында Гайниҗамал апа Зариф абыйның хәбәре булмагач, Мари Комыгырҗасындагы бер күрәзәчегә барырга уйлый. «Йөрмә аңа, берни белми бит ул» диюләргә карамастан, Мари Илендәге «Ялганчы Япык» исемен йөрткән шул күрәзәченең өенә бара.
Тегесе исә: «Исән-сау кайтачак ул. Әле 6 балагыз да булыр, әмма башыгызга 6 җәфа булырлар», — дип әллә тынычландырып, әллә кабат борчуга салып кайтарып җибәрә.
— Кызганычка каршы, шулай булды да шул, — дип яшьле күзләрен сөртә Фоадия әби. Бер уңайдан искә алыйк, әтисе авылга кайтканда, әнисе — басуда, урак өстендә була. Әтисе туры шунда бара.
Очрашу шатлыгы әнә шунда уза. Әти-әнисе заманында, төп йорттан башка чыгалар. Дөрес, Герман сугышына киткәнче үк Зариф абый төп йорт белән янәшә бура күтәрергә өлгерә.
Төп йортта — бер өйдә дип аңларга кирәк, карт әткәй-әнкәйдән тыш, аларның кече уллары, өч килен, 8 бала бергә яшиләр. Бик кысан була, әлбәттә. Ул кадәр күп кеше бергә яшәү маҗаралы да, гаугалы да була инде ул — анысы сер түгел. Ахыр чиктә Гайниҗамал апа балалары белән бергә Зарифы өйгән бурага чыга, соңрак ул бураны хәзерге нигезгә — әти-әнисенең ишегалдына алып килеп, йорт итеп сала. Без, гадәттә, Бөек Ватан сугышы чоры авырлыкларын гына искә алабыз. Аннан соң да тормыш итүләр бик авыр була әле.
— Сугыштан соң да җәй буе арба белән, кайвакыт күтәреп печән ташый идек. Бер вакыт печән көлтәсе белән яр буена таба тәгәрәде, аны күтәреп алам дигәндә билем һәм эчем кузгалды, — дигәндә күзләре яшьләнде. Ул елларның бөтен авырлыгын, кыенлыгын әнә шул бер-ике җөмлә белән искә алды. Шулай азапланып сыер асрыйлар, тормыш итәләр. Иске булса да, үз йорт-җирләре дә була. Әмма шул йортның черегән бүрәнәсе эченә иске телогрейка кисәкләре тыгуын да яхшы хәтерли Фоадия әби. Аңлашыладыр, яңа йорт җитештерү көнүзәк мәсьәләгә әйләнә.
Монысының тарихы да бик катлаулы. Инде үсеп буй җиткән Фоадия урман буендагы, авылдан 3 чакрым ераклыктагы фермада дуңгызлар тәрбияли. Шунысы кызык, сугыш арты елларында анда йоклап калып, график буенча ике көн саен эшлиләр. Кечкенә генә йорт сыман бина да була. Ашарга-эчәргә әзерләргә дип бер хатын-кызны да билгелиләр, хәтта.
Дуңгызларны басуга чыгарып көтәләр. Биредә ел ярым эшли ул. Яшь кызның эшләвен ошаталар, күрәсең. Аны авылда урнашкан фермага таналар тәрбияләргә күчерәләр. Монысы авыл эчендәге хәзерге ферма инде, күрәсең. Шуннан ферма мөдире итеп тә билгелиләр. Ә урып-җыю чорында ашлык кабул итә. Тагын берникадәр вакыт узгач, сарыклар фермасына куялар: монда ул хисапчы да, фуражир да була. Көннәрнең берендә бераз туган да, авыл мулласы да булып йөрүче бер абзый Мари Иленә барып, Петровский авылыннан бура белешеп кайта. Дөресрәге, икене үк белешә. «Берсе — артык кыйбат, икенчесе кечкенә дә, кыйбат та түгел, шул сезгә яхшы булыр иде», — ди.
— Мин эштә дә булгач, өстәвенә — кыз бала, бураны белешергә дип җизнине җибәрдек, — дип көлә. Көлүенең сәбәбе шул — бура алырга дип киткән җизнәсен көн буе көтәләр, ә ул төнгә каршы гына үзе белән бер егет тә ияртеп кайтып керә. Бер тапкыр да күрешмәгән хәлдә Фоадияне хатын булырга сорап килгән Нурулла исемле егет була ул. Аңлашыладыр инде, бура мәсьәләсе дә икенче планга кала хәтта. Барысын да уйлагач, киңәшә торгач, кияүгә барырга ризалаша ул.
Кияүне — ягъни булачак баҗайны җизнәсе ошаткан да алып кайткан дип уйлый күрмәгез. Кияү колагына Петровскийга тормышка чыккан Чишмәле Сапның яшь хатыннары «пышылдый»... — Күңелгә ошарлык егет. Өстәвенә, балта остасы да, тимерче дә. Миңа шул җитә калды — өй кирәк бит. Шунда ук ризалаштым. Авылда йөргән егетем дә бар иде үзе. Ахыр чиктә никах укыттык һәм җизни безне Петровскийга илтеп тә кайтты, — дип янә елмая Фоадия әби. Менә бит хикмәт, нинди алыш-биреш ясаганнар элек: кем әйтмешли, сезгә — бура, безгә кыз, булган инде бу. Ә анда кияүнең өйләнеп аерылган, яшь бала тәрбияләүче энесе дә була.
Үзеннән-үзе алгы планга боларны башка чыгару фикере килеп баса. Нәтиҗәдә, алар Чишмәле Сапка кайтып төпләнәләр. Әлбәттә, Петровскийдагы дуслары, туганнары аркылы инде, үзләренә агач та юнәлтәләр. Шулай итеп, яңа йорт-җирле дә булалар. Ә җитеп бетмәгәненә, анысы һәрвакыт була инде аның, әнисе: «Кызым, алып торыйк, эшләгәч түләнер әле», — диде. Ире дә бирегә күчкәч, төрле эш башкара, бик оста балта остасы да була. Кабат Фоадия әбигә әйләнеп кайтсак, 1949 елдан бирле фермада эшли.
Ә инде 1986 елны, әнә шул фуражир булып эшләгән чорны, 56 яшендә пенсиягә чыга. Бүгенгесе куанычлы аның. Шөкер, хөрмәткә дә, олы ихтирамга да лаек булып гомер итә.
Нет комментариев