Эшләдек тә эшләдек
Тимер үзәклеләр

Эшләдек тә эшләдек

Чишмәле Сап авылында яшәүче, тыл ветераны Флера апа Фазылҗанова шушы көннәрдә 95 яшьлек юбилеен каршы алды

Сап-сары газета бите. Ә анда: “Правда” колхозының Ключи Сап авылындагы дуңгызчылык фермасы узган ел Арча районында “Иң яхшы ферма коллективы” дип танылды, ул үрчем алу буенча да, дуңгыз симертеп ит җитештерүдә дә югары күрсәткечләргә иреште”, дип язылган сүзләр. Ә фотода социалистик ярыш алдынгылары арасында Флера Фазылҗанова да бар.
Заманында сурәтләре мактау тактасыннан төшмәгән, ирләр яки хатын-кызлар эше дип тормыйча, җир җимертеп эшләгән Флера апа да 95 яшьлек юбилеен каршы алды. Бер карасаң, искитәрлек гомер. Әмма балачак­лары сугыш елларына туры килгән, аннары тормышны торгызабыз, дип алны-ялны белми эшләгән буын өчен җәл түгел моның кадәр гомер. Аллаһы Тәгалә дә кадерле гомер биргән Флера апага.
Бик күпләргә насыйп булмый мондый гомер. Флера апа үзе дә: “Моның кадәр гомер яши алырмын дип уйламаган идем”, – диде. 
“Фермадан куып чыгара алмадылар”
Хезмәте турында сораша башлагач, әнә шулай дип җавап бирде Флера апа. Чыгышы белән Чишмәле Сап авылы кызы ул. Балачагы, яшьлеге, хезмәт юлы туган авылында, туган җирендә үтә. Мәктәпне тәмамлауга фермага эшкә килә. 
– Эшләдек тә, эшләдек, эшләдек тә эшләдек инде. Бушка, таякка эшләдек. Таякка эшләү нәрсә була инде ул дип сорыйлар миннән яшьләр. Аларга шаяртып, нәрсә булсын инде, тик таяк тотып йөрисең инде димен. Ул вакытта акча түләмәделәр. Без акчага эшли башлагач, картаеп киттек. Бик күп эшләдек, бик күп акчалар алдык аннан соң. Сөенеп бушый алмыйм. Бик кадерле булдык, – дип искә алды ул елларны Флера апа.
Бала вакытлар авыр елларга туры килә аның. 
– Ул вакытта юнь­ләп ашарга, ки­яргә кием дә юк. Чем­булат мәктәбенә укырга барганда куенга ике бәрәңге ты­гып китә торган идек. 
Аны тәнәфес вакытында ашыйбыз. Аннары мәктәптә дә бәрәңге пешереп ашата торганнар иде. Сугыштан соң, Аллаһка шөкер, тормыш азрак җайланып китте, – дип искә алды ул елларны. 
Мәктәпне тәмамлагач та, ерак­ларга чыгып китми. Авылда кала, фермага эшкә килә. Башта сыер сава, аннары дуңгызлар карый. Колхозда дуңгызчылык буенча тырышып эшләп, хезмәт алдынгысы була.  Хәтта Мәскәүгә – ВДНХга кадәр бара ул. Ул вакытта “Правда” колхозыннан берничә кеше бара. Флера апага алтын медаль бирелә. 
Ул вакыттагы кызыл тасмалары әле дә саклана Флера апаның.  
“Боевой” хатын
Флера апа кебек тынгысыз, үз дигәненә ирешә торган, кыю хатыннар турында “боевой” хатын диләр. Флера апа да кыю йөрәкле, өзеп ала торган хатын була. Бер эштән дә курыкмый. Һәр эшкә башлап йөри. Гаиләдә 4 бала була алар, ике кыз, ике малай. Тик малайлар гына озын гомерле булмыйлар. Шуңа да йорттагы барлык хезмәт тә кызлар җилкәсендә була. Әтисе Мөхәммәтҗан белән әнисе Гөлсемнең ярдәмчеләре була алар.  
Туган нигезендә яңа йорт җиткерәләр алар. Әтисе вафат булганда йорт түбә астына кереп өлгерә үзе. Әмма аннан соңгы барлык хезмәтләр Флера апа җилкәсенә төшә.
– Кирәк булганда Марий якларына да чыгып китә идем. Өйдә ир-ат булмады. Шуңа да бөтен эшне үземә башкарып чыгарга туры килде, – диде ул. Аның фикеренә кушылып, кызы Рәүнә:
– Әни тик тора белми торган кеше ул. Ул вакытта дуслары да бик күп иде. Велосипедына утырып, марий дуслары янына чыгып китә иде,– диде.
Шиньшада май заводында да эшли Флера апа. 
– Миңа бозау көтүе көтәргә куштылар. Җәй буе басуда чыбыркы өстерәп йөрергә дидем дә, Шиньшедәге май заводына эшкә чыгып киттем. Азрак шунда эшләп алдым, – диде Флера апа елмаеп.
Флера апаның тагын бер сәләте бар. Ул әле умартачы да. олыгаеп киткәч кенә бу шөгылен туктада. 
– Әнинең балы бик тәмле була иде. Бал кортларын берүзе карый иде, – дип искә алды кызы ул елларны.  
Кызы, кияве, онык һәм оныкчыклар кадер-хөрмәтендә яши бүгенге көндә Флера апа. Оныкчыкларын бигрәк ярата. Өйгә шаулашып килеп кергән оныкчыкларына карап: “Менә минекеләр инде болар. Бик яратам үзләрен”, – дип елмаеп сабыйларга карады. 
Ә Флера апаның күз карашында бәхет очкыннары ялтырый иде. Әйтерсең лә алар: куелган хезмәт, башкарган эшләр бушка китмәгәнлеккә ишарәли иде.
Сөбеханалла, олы күңелле кеше Флера апа. Аралашу барышында үзеннән  бигрәк, хезмәттәшләрен, җитәкчеләрне олы хөрмәт белән искә алды ул.      


Нет комментариев