Шәкәнәч авылында бөтен гомер юлы хезмәт белән бәйле булган әби яши.
Шушы көннәрдә мәкаләбез герое Миңсара әби Галиуллина 90 яшен каршы алды.
Әлеге истәлекле дата белән аны районыбызның башкарма комитет җитәкчесе Айрат Каюмов һәм Олы Әтнә авыл җирлегенең башкарма комитет җитәкчесе Сергей Порфирьев котладылар.
90 яшьлек җанатар
Өлкән яшьтәге әби-бабайларыбыз безне әледән-әле гаҗәпләндерәләр. Аларга карап сокланабыз, алардан үрнәк алырга тырышабыз, алар кебек булырга омтылабыз...
Миңсара әби дә үзенчәлекле булып чыкты. Шайбалы хоккей, аерым алсак, Казанның «Ак Барс» командасы җанатары икән ул ләбаса! Айрат Фәнил улының оста хоккейчы булуы һәм аны искиткеч яхшы белүе сер түгел — шуңа күрә түгәрәк өстәл артында икесе өчен дә уртак булган, хәер, аз булса да андагы һәрберебез диярлек чамалаган хоккей темасы хәйран яңгырады.
— «ТНВ-Планета» каналыннан татарча хоккей карыйм мин. Электән ярата идем, — ди. Ул арада оста хоккейчыларны искә алып сокландырды. Ә кайсындыр яратмавын да әйтеп узды. Шуңа игътибар иттем, яратканнары барысы да татар фамилияле... Хоккей белән бәйле бер очракны да сөйләп шаккатырды ул. Аны Миңсара әбинең үз авызыннан сөйләтү дөресрәк булыр.
— Бик мөһим уен иде ул, җиңсәләр, безнекеләр беренче урынга чыгачаклар иде. Әгәр шулай булса, авылдагы берәүгә сәдака бирер идем, дидем... — Шуннан, уен ничек тәмамланды соң?
— Ничек булсын, безнекеләр җиңделәр! Хоккей уенын гадәттә кич кенә уйныйлар бит, шуңа күрә төнгә каршы урам буйлап барып адарынганымны биреп кайтырга туры килде, — ди.
Сугышлы балачак
— Балачак Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы чорларга туры килде. Шуңа күрә бик күп эшләдем. Әнә шул 5 яшьтән, 1941 елдан ук башланды минем хезмәт чорым, — дип көрсенә.
Барлык яшьтәшләре сыман ук ул да ачлык-ялангачлык кичерә, кузгалак-акбаш белән туена. Аеруча үзәгенә үткәне — «черек бәрәңге». Ашарга булмагач яз көне көянтә-чиләк асып әнә шул черек бәрәңге эзләргә басуга чыга идек. Аяклар туңып бетә иде ди. Әтисе өлкән яшьтә булу сәбәпле, Бөек Ватан сугышына алынмый үзе. Әмма аны эшләргә алалар.
Бөек Ватан сугышы вакытында өлкән яшьтәге кешеләрне, шул исәптән пенсионерларны да, хезмәт бурычына җәлеп иткәннәр. Бу эшкә яраклы ир-атларның күбесен армиягә чакырганнан соң, тылда эшче кулларның кискен җитешмәве белән бәйле була, СССР Югары Советы Президиумы указлары белән кертелә.
Кыскасы, өлкән яшьтәгеләр дә хатын-кызлар һәм яшүсмерләр белән беррәттән, заводларда, фабрикаларда, авыл хуҗалыгында һәм төзелешләрдә фронтка киткән ир-атларны алмаштыралар. Авыр шартларда тәүлегенә 12-16 сәгать эшлиләр. Колхоздагы эшкә җәлеп итмәсәләр дә, әнисенә булышып басуга еш йөрергә туры килә нәни Миңсарага.
Ул гынамы соң — гаиләдә, әнә шул югарыда телгә алган ашау мәсьәләсен уңай хәл итүгә аның да өлеше керә. — Шөкер, 7 сыйныф белемле мин, — ди. Тырышып укый ул, шул ук вакытта өйдә дә нинди эш булуга карамастан булыша.
Хәзер инде юкка чыккан Нормада да, Кече Әтнә мәктәбендә дә укый. Нинди көн булуга карамастан укуны калдырмый: пычрак ерып та, кар бураны туздырып та күрше авылларга йөреп укый. Әйтергә кирәк, 7 сыйныф белемле булу Бөек Ватан сугышы һәм аннан соңгы еллар өчен бик зур гыйлем инде ул.
Балалар белән күңелгә рәхәт
Гаиләдә әти-әни кочагында 6 бала булып үсәләр.
Сугыш газаплары артта калгач, шушы ук авылда яшәүче Рашат исемле егеткә тормышка чыга. 1958 ел була бу. Җәмәгатен искә алуга күзләре яшьләнде Миңсара әбинең. — Инде ул ахирәткә күчкәнгә дә шактый еллар узды. Бик яхшы кеше иде ул. Шуны гына әйтү дә җитә — гомеремә бер авыр сүз әйтмәде, — ди. Кыскасы, бер-берсен яратып, хөрмәт итеп, бер-берсенә тел-теш тидертмичә яшиләр.
— Шушы төп йорттагы таянычым — улым Рәис тә яман авыру нәтиҗәсендә вафат булды. Бик оста, "алтын кул«лы иде. Менә бу йортны да ул яңартты, бик тәмле телле булды, — ди кабат күз яшьләренә буылып. Хәзер килене Фирдания белән икесе бергә яшиләр.
Кызларының берсе — Фәрдия исемлесе шушы ук авылда яши. — Борчу булса да, шатлык җиле тисә дә авылның теге башыннан менеп җитә. Шундук рәхәт булып китә, — дип елмая. Ә икенче кызы — Фирания исемле, Кама Тамагында яши. Аның килүен дә куанып, көтеп ала ул. Ә алардан да бигрәк оныкларын, оныкчыкларын өзелеп көтә. Менә бу юлы да өй эче тун-тулы иде. Өстәвенә, котларга дип туганнары килгән. Ә без киткәндә тагын кияүләре-оныклары кайтып калды. Гомумән алсак, җәмәгате белән 3 бала — 2 кыз һәм 1 ул тәрбиялиләр, ә бүгенге көндә инде 4 оныгы һәм 9 оныкчыгы бар аның.
«Элеккеләр еш искә төшә»
Көрсенеп куйды да сүзен дәвам итте: — Элеккеләр еш искә төшә. Заманында бик авыр эшләр башкарырга туры килде шул. Үзем кечкенә булсам да, капчык күтәреп чәчкечкә ашлык та салып торырга туры килде... Ул гына да түгел, урманнарда да азапланырга туры килә. Бөек Ватан сугышы арты Лаеш, Мари урманнарында эшли ул. Менә бу очракта «Үзен аямыйча эшли», дип тә өстисе килә.
— Урман кискәндә дә ботак-сатак кына чабып йөрмәдем, ир-атлар белән беррәттән агач ектым, — ди. Бәхәссез, сугыш арты еллары — иң авыр еллар инде ул. Миңсара да баштарак колхоз таналары тәрбияли, соңрак сыерлар сава. Алга китеп булса да әйтик, пенсиягә дә шул савымчылыктан китә. Анысы 1991 елны була.
— Фермада эш иртән 4тә башлана иде, төшкә кайтып килгәч, кабат эш. Кул белән 25 сыер сава идек. Әле бозаулары шунда ук була иде. Ул гына да түгел, гектарлап бәрәңге дә бирә иделәр. Кич белән фермадан басуга китеп, шуннан өйгә кайта идек, — ди.
Шунда ук хөкүмәткә рәхмәт укырга өлгерә. «Пенсиям кечкенә түгел минем, шөкер», — дип көлдереп тә алды.
Айрат Каюмов моңа каршы: — Шулар исәбенә элек эшләгәннәрнең әҗерен күреп яшәргә язсын. Әле тагын 5 елдан соң да, 100 еллыгыгызга да котларга киләбез, — дигәч, башта елмаеп җибәрде, аннан: — Юк, шушы яшем җиткән, — дип кырт кисәргә ашыкты. Шунысы куандырды, "Әтнә таңы«н да яратып укый икән ул, әмма шунда ук: — Күзлек киеп кенә укыйм, аннан башка булмый шул, — дияргә ашыкты.
Эш шунда, күзенә инде 4 тапкыр операция ясаткан. Ә бүгенгесеннән, янәшәсендә килене булудан бик канәгать ул. «Урамга чыгып йөрмим инде, ишегалдына чыккалыйм үзе. Иптәшем — киленем бар, шөкер. Олыгайгач, сөйләшү, аралашу бик кирәк икән ул», — ди. Ихлас рәхмәтләр укып озатып калды ул.
— Мине искә алып, зурлап килүегез өчен зур рәхмәт. Күңелем булды, — ди.
Нет комментариев