Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Алмадан пирог

Алманың күп вакыты. Пешереп карагыз әле.

Кирәк булачак:

3 йомырка, 250 гр шикәр комы,
200 гр йомшак май яки маргарин,
3-5 эре алма (вак булса күбрәк алыгыз),
0,5 ч к сүндерелгән сода, 2 стакан он,
кашык очында тоз.
3 йомырка сарысына 150 гр шикәр комын салып болгатасы, шунда ук йомшак майны, сүндерелгән соданы, тоз, онны кушып камыр басасы. 1/4 өлеш камырны 30 минутка туңдыргычка куясы.
Калган камырны табага җәясе, өстенә алманы эре кыргычтан чыгарып камыр өстенә саласы. 3 йомырка агын 100 гр шикәр комы белән күпертеп (кашык басып торырлык куелыкта булырга тиеш) алма өстенә җәясе. Иң өскә туңдыргычтагы камырны эре кыргычтан чыгарып саласы.
Сүрән утта духовкада 40-50 минут пешерәсе.

Тәмле булсын.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

1

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев