Алмадан желе
Тәмле булсын

Алмадан желе

1 чиләк алманы юып кәстрүлгә салырга, 1 стакан су салып берәр сәгать тирәсе пешә.

Пешкән алмаларны марляга салып элеп куярга. 1 тәүлек шулай суы агып тора. Шуннан соң, алмадан бүленеп чыккан суга 1:1 исәбенә шикәр комы салырга. Плитәгә куеп шикәр комын эретеп алырга, кайнатып чыгармаска. Савытларга салып (өстен капларга кирәк түгел, парланып суы желега ага) бераз суынгач 2-3 көнгә суыткычка алып куярга.

Гөлгенә Сабитова рецепты


Нет комментариев