Балык пирогы рецепты
Тәмле булачак!
Кирәк була:
Бәрәңге – 4 данә;
Содa – 1 бал кашыгы;
Он – 7 аш кашыгы;
Keфир – 1 cт.,
Йомырка – 2 данә;
Суган – 2 данә;
Балык консервасы – 1 данә;
Тоз – тәменчә.
Эш барышы:
Табаны майлыйбыз. Төбенә юка итеп туралган бәрәге телемнәрен тезәбез. Аның өстенә боҗралап туралган суган, суган өстенә чәнечке белән изелгән балык салабыз.
Камыр әзерлибез: йомырка белән онны яшылап болгатабыз. Аннан кефир, тоз, сода салабыз. Пирог өстенә шушы камырны агызабыз.
180 градус җылылыктагы мичтә 30 минут пешерәбез.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев