Бик тәмле катлы салат
Тәмле булсын.
Кирәк булачак: тавык ите (грудька), сыр, караҗимеш, йомырка, кореяча кишер, әстерхан чикләвеге (вакланган), сарымсак, майонез.
Пешкән тавык итен озынчарак итеп турыйбыз. Кара җимешне бераз бүрттереп турыйбыз. Йомырканың агын сарысыннан аерып, вак угычтан икесен ике савытка уабыз. Угычтан уылган сырга, сарымсак, майонез салып болгатабыз. Кореяча кишерне әзрәк ваклыйбыз һәм вакланган чикләвек белән болгатабыз. Сай тәлинкәгә салатны катлап җыябыз.
1 караҗимеш, майонез;
2 тавык ите, майонез;
3 кишер белән чикләвек;
4 сырлы масса;
5 йомырка агы, майонез;
6 йомырка сарысы.
Салатның өстен төрлечә бизәргә була.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Читайте новости Татарстана в национальном мессенджере MАХ: https://max.ru/tatmedia
Нет комментариев