Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Бик тәмле рогаликлар

Тәмле булсын!

Кирәкле ингредиентлар: 250 грамм сыер мае, 300 грамм сөт, кечкенә люкс чүпрәсенең өчтән бер өлеше, 3 аш кашыгы майонез, 2 уч шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 3 йомырка, он.

Камырны салкында кабартасы.

Әзер камырны берничә өлешкә бүләбез һәм җәябез. Калынлыгы якынча 5 мм булырга тиеш. Җәелгән камырга шикәр комы сибәбез һәм өчпочмаклар ясап кисәбез. Рогаликлар ясау өчен өчпочмакларны төрәбез.

Рогаликлар эченә йөзем җимеше яки кайнатылган сгущенка салырга мөмкин.

Тәмле булсын!

Гөлзидә Газизуллина

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев