Бик тәмле тозланган гөмбә рецепты
Тәмле булсын

Бик тәмле тозланган гөмбә рецепты

Быелгы июнь ае яңгырның күп явуы, гөмбәнең күп булуы белән куандырды.

Чистартылган гөмбәләрне суга салып, пешерәбез, тозны бераз күбрәк итеп салабыз. 20-30 минут пешкәннән соң, суын саркытып, гөмбәне салкын су белән юып алып, яңадан пешерергә куябыз. Икенче тапкыр газга куйгач, 15-20 минут кайнавы да җитә.
Маринад өчен кирәкле әйберләр: 1 литр суга 8 аш кашыгы 9 процентлы аш серкәсе, 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 аш кашыгы тоз, 2-3 лавр яфрагы, 4 шт хуш исле һәм кара борыч, 3 шт канәфер.
Маринад кайнап чыккач, шунда гөмбәне салып тагын 15 минут пешерәбез. Аны стерилизацияләнгән банкаларга салып ябып куябыз, төреп суытабыз.


Нет комментариев