Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Бик тәмле бавырсак рецепты

Аш-су остасы Гөлүсә Рәхмәтуллинадан бавырсак рецептын тәкъдим итәбез.

Бавырсак камыры өчен 10 йомырка, калак очы белән сода, чама белән он кирәк.

«Бар булган рецепт шушы. Май да, су да, сөт тә салмыйм мин узе! Камырны артык каты басмаска кирәк. Жгутлар ясап, бармакларга кискәләп, артык оныннан иләп духовкада пешерәм. Газ өстендә пешерсәгез дә була. Мин газ өстендә пешерергә яратмыйм. Чөнки гел болгатып майга батып бетәм. Аннан өйгә дә май исе чыга. Миңа духовкада пешерү кулайрак. Менә шул», – дип язган ул «Вконтакте»дагы битендә.

«0,5 стакан сөткә 1 стакан шикәр комы салып 10 минут кайнатам. Бавырсакларны шушы масса белән катырам», – дип тә язган рецептны укучы.

Чыганак

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев