Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Эремчектән пирог

Тәмле булсын!

Камыр өчен кирәк була: 
— 300 грамм он;
— 180 грамм ак май (сыер мае);
— 80 грамм шикәр комы.
Эчлек өчен:
— 500 грамм эремчек;
— 100 миллиграмм сметана (куертылган сөт — «сливки» да мөмкин);
— 150 грамм шикәр комы;
— 3 йомырка. Чеметем генә тоз, яраткан кеше ванилин сала ала.
Өй температурасында эрегән сыер маена он, шикәр комы салып уабыз. Валчык барлыкка килгәнче. 
Эчлеккә дип әйтелгән бар әйберне дә бер савытка салабыз һәм блендер яки миксер белән бер масса хасил булганчы болгатабыз.
Табаны майлап әлеге валчыкның 3/2 өлешен табага җәябез, таба кырыйларын азрак күтәрәбез һәм яхшылап басабыз кул белән яки стакан төбе белән. Шуннан эчлекне салабыз, калган валчыкны өстенә сибәбез. 180 градуста 1 сәгатькә якын пешерәбез. 
Табаның диаметры — 26 сантиметр.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев