Әтнә таңы

Әтнә районы

16+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Гөлгенә Сабитовадан чәк-чәк рецепты

Чәк-чәк пешерү тәртибе.

Камыр ясау өчен кирәк булачак:
1) 3-4 өшегән йомырка сарысы. (Йомырка сарысын морозильникта өшетәм.)
2) 3 а.к. сөт,
3) 0,5 б.к. тоз,
4) 1 б.к. песок,
5) чама белән кирәгенчә он салам. Онга 1 б.к. разрыхлитель өстим.
Камыр ясап тасмалар тәгәрәтергә һәм кечкенә кисәкләргә кисеп чыгарга. Артык оннарын иләп , камырларны кызган майлы савытка салып пешереп алырга.

Сироп кайнату өчен кирәк булачак:
1) 80 гр бал,
2) 50 гр песок.
Кәстрүлгә салып песоклары эрегәнче кайнатырга. Салкын сулы савытка тамызып карап әзерлеген белеп була. Әгәр сироп җәелеп китмәсә димәк әзер була. Кайнар сиропны чәк-чәкләр өстенә агызып болгатырга һәм тәлинкәгә өеп куярга. Бик тәмле , йомшак килеп чыга.

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

0

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев