Грузинча сацебели соусы (рецепт)
Бу рецепт буенча 800 гр 3 банка соус чыга.
Үзенчәлекле әлеге соусны ясау өчен: 2 кг пешкән помидор, 500 гр татлы борыч, үсемлек мае, 120 мл кызыл шәраб серкәсе, 1 кг сарымсак, тоз кирәк булачак.
Бу ризыклардан 800 гр 3 банка соус чыга.
Помидорларның кабыгын салдырыгыз.
Аннан эчендәге йомшак өлешен һәм орлыкларын алыгыз. "Итле" җирен генә турагыз.
Борычларның эчен чистартып, үзегез теләгәнчә турагыз. Сарымсакны әрчегез.
Серкәне кайнатып чыгарыгыз. Әмма кайнау керүгә уттан алырга кирәк. Аннан чиста савытка салып, суытыгыз.
Яшелчәләрне бергә салып, блендерда изегез. Тоз, серкә салып бутагыз һәм стерильләштерелгән банкага тутырып, суыткычка куегыз.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев