Әтнә таңы

Әтнә районы

18+
2024 - Гаилә елы
Тәмле булсын

Ифтарга - җимеш бәлеше

Коръән табыннарына еш кына җимеш бәлеше пешерәләр. Гади генә ысулын сезгә дә тәкъдим итәбез.

Камыр өчен:

150 грамм җылы сөткә 150 грамм эретелгән акмай (җылы), бер аш кашыгы майонез, ярты чәй калагы тоз, чеметеп кенә чәй содасы, он салып камыр басабыз, 20 минут чамасы камырны каплап торырга.

Эчлек өчен тозлы суда бүрттереп (пешәр-пешмәс ) алынган 2 стакан дөге ярмасы, җимешләр (күрәгә, кара җимеш, йөзем ), 6-7 аш кашыгы корот (кызыл эремчек), 2 аш кашыгы шикәр комы, 1 чәй калагы тоз (тәменә карап), эретелгән акмай кирәк.

Камыр ял иткән арада эчлек әзерлибез. Дөгене тозлы суда бүрттереп алабыз, сөзәбез, салкын су белән чайкатып алабыз. Суын саркытабыз. Дөгегә алдан әзерләп куелган җимешләрне салып, бераз гына корот кушып җибәрәбез (теләгән кеше кабак та сала ала), шикәр комы, тоз, акмай салып, сак кына яхшылап болгатабыз.

Камырны җәеп, эчлекне салып, өстен каплап, бәлешне кызган мичкә пешерергә куябыз.

40- 45 минут, алсу төскә кергәнче пешерәбез, алып, майлап аз гына каплап торырга кирәк.

Кайнар килеш табынга бирәбез. Тәмле булсын!

Автор: Гөлия Мөгаллимова

Хезмәт

Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа


Оставляйте реакции

2

0

0

0

0

К сожалению, реакцию можно поставить не более одного раза :(
Мы работаем над улучшением нашего сервиса

Нет комментариев