Катлы салат рецепты
Гөлгенә Сабитовадан рецепт.
Салат ясау өчен кирәк булачак :
1) ысланган яисә пешкән тавык ите,
2) майонез,
3) кореяча кишер,
4) майонез
5) суган белән кыздырылган шампиньон гөмбәсе,
7) майонез,
8) угычтан уылган йомырка,
8) майонез,
9)угычтан уылган сыр.
10) бизәү өчен тәлинкә төбенә салат яфрагы салып калдырдым.
Шулай гына калсада ярый. Әгәр инде теләсәгез , үзегезчә бизи аласыз. Кем ничек тели шулай бизи.
Өске өлешен бизәү өчен, юкарак кына пешкән коймаклар яисә ләвәш алырга була. Пешкән чөгендергә әз генә сарымсак уып, майонез белән болгатырга. Коймакларга, юкарак кына чөгендерне җәеп, рулет кебек төреп, кисәкләргә кисеп , салат өстенә куярга. Араларына петрушка куйгалап чыктым.
Следите за самым важным и интересным в Telegram-каналеТатмедиа
Нет комментариев